-3 °С
Болытлы
Ватанны саклаучыны искә төшерергә, хәрби хезмәткәрнең
батырлыгына хөрмәт күрсәтергә Айдар Флюр улының туганнары һәм якыннары, укытучылар, авыл халкы, авыл биләмәсе җитәкчелеге килгән иде. Батыр якташыбыз Айдар Флюр улының фотосүрәте белән хәтер тактасын авыл мәдәният йорты фойесындагы стенага урнаштырдылар. Бу хәтер тактасы якташыбызның батырлыгын һәм ватанпәрвәрлеген искә төшерер, яшьләр өчен үрнәк булыр, чын патриотның нинди булырга тиешлеген дәлилләп торыр, дип ышанабыз. Чарада катнашучылар илебез азатлыгы өчен башын салган яугир якташыбызны бер минут тын торып искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.