Балаларга яхшы тәрбия бирү – тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Чакмагыш авылының 1 нче санлы балалар бакчасының “Кыңгыраулар” («Колокольчики») урта төркемендә оештырылган Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Без әтием белән – иң яхшы дуслар!” дип исемләнгән истәлекле һәм эчтәлекле матур чара да – Туган ил, ватанпәрвәрлек, каһарманлык, бурыч төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче олы әһәмияткә ия тәрбия чарасы булды. Анда чын герой – махсус хәрби операциядә катнашучы, кыска вакытлы ялга кайткан әлеге бакчада тәрбияләнүченең әтисе дә булуы бәйрәмгә аеруча тирән һәм кабатланмас әһәмият бирде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен бу очрашу тантаналы вакыйга гына түгел, ә батырлык, намус, бурычка тугрылык һәм Ватанга мәхәббәтнең җанлы дәресе булды. Бәйрәм балалар башкаруында "Вперед, Россия!" музыкаль өлешеннән башланды. Аннан соң чара күңелле конкурслар һәм эстафеталар белән дәвам итте. Балалар әтиләре турында наз-сөю, шул ук вакытта горурлык хисләре белән сугарылган шигырьләр сөйләп ишеттерделәр, дәртле җырлар җырладылар, әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Төркемнең әниләре әзерләгән иҗади бүләк тә һәммәсенең дә күңеленә хуш килеп, бәйрәм кәефе бүләк итте. Алар бик оста итеп солдат җырын башкардылар. Аннары сәхнәгә кадерле кунак, махсус хәрби операциядә катнашучы Степан Васильевич чакырылды. Әти-әниләр белән бергә, тәрбияләнүчеләр солдатларга хатлар яздылар, рәсемнәр һәм открыткалар әзерләделәр. Балаларның хисләнеп язган һәр хат юлларында – яугир белән горурлану, чиксез рәхмәт сүзләре, солдатка изге теләкләр теләү. Тәрбиячеләр һәм әти-әниләр «Солдатка посылка» тутырдылар. Чараның кунагы – Степан Васильевичка чын күңелдән рәхмәт сүзләре, ныклы сәламәтлек, тизрәк җиңү белән туган ягына әйләнеп кайту теләкләре яңгырады. Үз чиратында СВОда катнашучы яугир якташыбыз да барысына да рәхмәт әйтте, балаларның бүләкләрен һәм күчтәнәчләрен үзенең яудаш иптәшләренә тапшырырга вәгъдә бирде. Бәләкәчләрнең әлеге истәлекле чарадан онытылмаслык тәэссоратлар алып, күзләренең ничек балкып януларын сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый иде, чөнки алар янәшәсендә чын хәрби: көчле, батыр, ышанычлы кеше иде.“Мондый очрашуларның әһәмияте балаларда патриотик хисләр тәрбияләүдә бәһаләп бетергесез. Солдатлар турында күп укырга, хәрби хезмәт турында исәпсез-хисапсыз фильмнар һәм иллюстрацияләр күрсәтергә мөмкин, әмма мондый бер очрашу хәтердә ныграк уелып калып, бик күп тәэссоратлар калдырачак. Чакырылган кунакка мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Ватаныбызны саклаучыларга карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез. Балалар белән үткәрелгән мондый чаралар аларның күңелләренә ватанпәрвәрлек, Ватан алдында бурыч хисләре сала”, – ди чараны алып баручы, тәрбияче Ләйсән Мөдәрис кызы Закирова. Әйткәндәй, Ләйсән Мөдәрис кызы хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә “Таксист” позывнойлы якташыбыз балаларның хатларын һәм посылканы яугирләргә илтеп тапшырган һәм өчпочмаклы хатларга җава итеп бу күңелле мизгелне чагылдыручы фотосурәтләр дә юллаган. Туган ягыннан еракта булган солдатлар балаларның күңелгә үтеп керерлек хат юллары, һәркемнең җанын җылытучы һәм рухын ныгытучы Туган як җылысы өчен бик шатланып, зур рәхмәт белдергәннәр. Ватан сагында, ил тынычлыгы өчен якташларыбыз көч сала. Барлык яугирләр дә исән-сау туган якка кайтсын дип догада якыннары. Аллаһ боерса, Җиңү яулап кайтыр батырлар!