Барлык яңалыклар
СВО
22 февраль , 10:25

Батыр ир-егетләргә багышлап

Каразирек мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көне алдыннан интернационалчы яугирләр, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның якыннары катнашлыгында традициәгә әверелгән волейбол турниры оештырылды.

Батыр ир-егетләргә багышлап
Батыр ир-егетләргә багышлап

Анда күрше Дүртөйле районыннан, үзебезнең ЯңаБалтач, Имәнлекул, Иске Калмаш (ике команда), урындагы Каразирек авылларыннан ир- егетләр командалары үзара көч сынашты. Чараны ачып, район хәрби комиссары Марсель Рәфыйков, Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов, иганә ярдәме күрсәтүчеләр исеменнән "Робеда" кооператив-колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Фәйрузов, әфганчы яугирләр исеменнән Гаяз Заһидуллин тәбрикләү сүзләре җиткерделәр, спорт ярышларында җиңү теләделәр. Традиция буенча, уеннар башланыр алдыннан интернационалчы яугирләргә, махсус хәрби операциядә һәлак булган каһарманнарның якыннарына бүләкләр тапшырылды. Иганәчеләр сәламәт яшәү рәвешен үз иткән спортчыларга да бүләкләрне юмарт әзерләгән иде: уеннар соңында җиңүчеләр генә түгел, барлык катнашучылар да призларсыз калмады. ( Тулырак "Игенче гәзитендә укырсыз).

Батыр ир-егетләргә багышлап
Батыр ир-егетләргә багышлап
Батыр ир-егетләргә багышлап
Батыр ир-егетләргә багышлап
Батыр ир-егетләргә багышлап
Автор: Фанис Амирханов
Читайте нас