Барлык яңалыклар
СВО
22 февраль , 10:05

Каһарманнар даны мәңге яшәр

Махсус хәрби операция зонасында каһарманлык өлгеләре күрсәткән ир- егетләребезнең даны бездән соңгы буыннар күңелендә дә мәңге яшәр.

Каһарманнар даны мәңге яшәр
Каһарманнар даны мәңге яшәр

Каразирек, Каргалы авылларыннан да изге яуда Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап көрәшүчеләр күп. Кызганычка каршы, изге антларына ахыргача тугрылык саклап, көрәшләрдә башларын салучы яугирләр дә бар. 21 февральдә Каразирек мәдәничт йорты фойесында шундый яугирләрнең берсе Айдар Әбелкарам улы Мөхтәсимовка багышланган тактаташ ачылды. Ул Каргалы авылында туып үскән, илебез мәнфәгатьләрен якларга намусы кушуы буенча юнәлгән. Каты алышта батырлык өлгеләре күрсәтеп һәлак булган. Туган авылы зиратында җирләнелгән. Чарада аның сеңлесе Лира Әбелкарам кызы Сәлахова да катнашып, сөекле абыйсының ватанпәрвәрлеге, күркәм кешелек сыйфатларына ия булуы турындагы истәлекләр белән уртаклашты. Тактаташ өстеннән ак япманы хәрби комиссар Марсель Марс улы Рәфыйков белән каһарманның сеңлесе ачтылар. Әйткәндәй, диварда урын алган бу истәлекле тактаташны да изге йөрәкле иганәчеләр Рәсүл Фәйрузов, Вадим Әхмәтов һәм Нияз Котлыев эшләткән. (Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитендә укырсыз).

Каһарманнар даны мәңге яшәр
Каһарманнар даны мәңге яшәр
Каһарманнар даны мәңге яшәр
Каһарманнар даны мәңге яшәр
Каһарманнар даны мәңге яшәр
Автор: Фанис Амирханов
Читайте нас