Рәҗәп авылында туып үскән ватанпәрвәр якташ егетебез Инар Гариев ике ел дәвамында СВОда штурмлау подразделенисендә лаеклы хезмәт итә. Билгеле булуынча, штурмовиклар – СВО зонасында иң катлаулы һәм куркыныч хәрби бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләр. Аларның төп максаты – дошманның ныгытылган позицияләрен җимерү, территорияләрне чистарту, стратегик мөһим объектларны саклап калу. Бу яугирләр, башка подразделениеләрнең алга баруын тәэмин итеп, һөҗүм итүчеләрнең башында хәрәкәт итә. Башка категорияләрдән аермалы буларак, штурмовик хезмәте тиз ориентлашуны, төркем составында эшләүне һәм даими хәвеф янау шартларында боерыкларны катгый үтәүне таләп итә. Мондый кыю, патриот егет турында аның әнисе Ирина Равил кызы безгә улы өчен горурланып та, чын аналарча борчылып та сөйләде. Якташыбыз 1999 елда Рәҗәп авылында өченче бала булып дөньяга аваз салган. Аңа 3 яшь тулганда алар гаиләсе белән Себер тарафларына – Усинск шәһәренә күченеп китә. Биредә аның әнисе белән әтисе шәһәр җирендә эшкә урнашып, матур гына тормыш коралар. Балаларга үсеш өчен дә, әлбәттә, шәһәр җирендә мөмкинлекләр зуррак була. Алар балаларының сәләтләрен ачу, аларны физик яктан да чыныктыру өчен тырышлык сала. Инар биредә дзюдо, самбо белән яратып шөгыльләнә һәм гел яхшылар арасында була: төрле шәһәрләрдә ярышларда катнашып, беренче урыннар алып, бик күп кубоклар, диплом-грамоталар белән бүләкләнә. Тренерлары да аны һәрчак бик ярата һәм хөрмәт итә. “Әнием, мине шушы көрәш төрләренә йөреткәнең өчен мин сиңа бик рәхмәтлемен. Минем физик яктан ныклылыгым, кирәк чакта үземне яклый алуым менә хәзер хәрби хезмәттә дә бик кирәкте”, – дип еш кабатлап тора, ди яугирнең әнисе. Себердә яшәсә дә, ул туган Рәҗәп авылын бик сагына, җәйге каникуллары еш кына шушы авылда уза. Шуңа күрә 9нчы сыйныфны ул Рәҗәпкә нәнәсе янына кайтып, шушында тәмамлый. Усинскида колледжда укып чыгып, әтисе һөнәрен сайлый – токарь-универсал һөнәренә ия була. Биредә ул 1-2 ел тирәсе әтисе белән бергә токарь булып эшләп өлгерә. Бу вакытта егетнең күңелендә махсус хәрби операциягә бару теләге барлыкка килә башлый, чөнки берничә дус егетләре анда гомерлеккә башларын сала. Дусларын мәңгелеккә югалткан якташыбыз үзендә җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тоеп, СВОга барырга карар кыла. “Мин дә бармасам, кем Ватаныбызны саклар?” – ди ватанпәрвәр йөрәкле егет. Әти-әнисенә дә анда барачагын алдан белдерми ул, чөнки аларның борчылуын теләми. “Улым безнең яныбызга кайтып, бер атна торып китте. Гел бергә булдык: икәүләшеп кино, сериаллар карадык, бергәләп ял иттек. Хәзер аңлыйм, СВОга китәр алдыннан туйганчы минем белән бергә булырга теләгән булган инде балам”, – дип искә ала ул вакытны әнисе. СВОга үз теләге белән барырга теләгән егетне беренче баруында кире боралар. Бу хакта да әнисе соңыннан гына белә. “Сәламәтлеге торышы буенча армиядә хезмәт итә алмаган иде улым. Бу очракта нинди сәбәп булгандыр, әйтәлмим. Армиядә булмаган яки сәламәтлеге торышы сәбәпләре буенчадырмы, улымны контракт буенча хезмәткә алмаганнар”, – дип сөйләп үтте Ирина Равил кызы. Тик ватанпәрвәр рухлы егетнең күңеле барыбер тынычлык тапмый, ул теләгеннән баш тартмый. Бер ел тирәсе вакыт үткәч, Инар тагын хәрби комиссариатка бара һәм бу юлы аны алалар. Китәргә вакыт җиткәч кенә ул бу хәбәрне әнисенә ипләп кенә, ана йөрәген сакларга тырышып кына җиткерә: ”Әни, мин контрактка кул куйдым, иртәгә соңга СВОга китәм. Минем уемча, анда миннән башка никак!” – дип үзенчә шаяру катыш йомшартыбрак әйтә ул. “Эх, улым, нишләдең син!” – дип ана йөрәге ярсыгач: “Әнием, син көчле, борчылма гына, бар да яхшы булачак. Елама инде, син елап калсаң – миңа да китүе авыр булачак”, – дип юата. Бүгенге көндә инде ике ел контракт буенча хезмәт итүче якташыбыз “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, Жуков медальләре белән бүләкләнеп өлгергән. Кыска вакытлы ялларга кайтканда ул туган авылында булырга ярата. Кайткан чакларында еш кына Русия һәм Башкортстан флагларын алып кайтып, авыл эчендә күтәреп куя, патриот күңелле егет яшь буынның да патриот булып үсүләрен тели. Әти-әнисе тәрбиягә алган 10 яшьлек энесе һәм 5 яшьлек сеңлесе һәм үзенең 5 яшьлек улы өчен дә өзелеп тора язмабыз герое, аларны һәрчак бүләкләр белән сөендереп тора, патриотик тәрбия үрнәге күрсәтә. Яңа ел алдыннан: “Кем булып киенәсең?” – дип сорагач: “Солдат булам!” – дигән энесенә дә ул хәрби кием бүләк иткән. Энесе дә, улы да аның кебек хәрби хезмәткә тартыла, якыныннан үрнәк алып, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә. “Без улыбыз белән нык горурланабыз. Ул безнең өчен дә шулкадәр нык өзелеп тора, бәйрәм саен чәчәкләр, бүләкләр җибәреп, күңелебезне күрә. Тукай авылы тукталышын үтеп барабыз. Бер кайтканында ул туктады да, мине бит очларымнан үбәргә тотынды: “Әни, шушы урынны үткәндә мине улым ныыык итеп кочаклап үпте, дип мине һәрчак исеңә төшер, яме?” – дип елмайды. Мин шушы тукталышны үткән саен хәзер шул мизгелне исемә төшереп, шатлык яшьләренә күмеләм. Әле күптән түгел генә: “Әни, һәрчак безне йөртергә тырыштыгыз, диңге буена да әллә ничә тапкыр җибәрдегез, Мәскәүдә дә, Питерда да булдык. Ә үзегез беркайда да булганыгыз юк, дөнья күреп кайтырсыз”, – дип, әтисе белән миңа диңгез буена путевка да алып бирде, рәхәтләнеп ял итеп кайттык”, – дип сөйләп үтте ана, улыннан күргән кадер-хөрмәт, игелек өчен горурланып та, яхшы тәрбия биргәненә куанып та. Бүгенге көндә газизләре СВОда булган барлык ата-аналарның да теләге бер генә – дөньябыз тынычланып, барлык яугирләр дә туган якларына, гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Без дә ватанпәрвәр якташыбыз – батыр егет Инарга иминлек һәм саулык телибез. Хәтерегезгә төшерәбез: контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү дәвам итә. Илебезнең Оборона министрлыгы белән контракт төзешергә теләүче якташлар барлык сораулар белән районның хәрби комиссариатына Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 51нче йорт адресы буенча 208, 209 кабинетларга мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: (834796) 3-18-16. Пилотсыз системалар гаскәрләренә керү турында тулырак мәгълүматны
башбат.рф сайтында,
t.me/VBSBashBot Tr һәм ru/vbsbashkor MAX чат-ботларында һәм 122 номеры буенча белешә аласыз.