Чараны Әхмәт һәм Тайняш авыллары китапханәчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Анда Әфганстанда һәм Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр, Тайняш авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков һәм Яшьләр үзәгенең яшьләр эшләре буенча белгече Юлия Гайнислам кызы Хәкимова катнашты. Катнашучылар арасында әфган җирендәге хәрби хәрәкәтләр ветераны Илдар Вазыйх улы Хәмидуллин һәм Әхмәт авылыннан 2025 елдан махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче, кыска вакытлы ялга кайткан Динар Дамир улы Ханов, СВОда һәлак булган Илвир Зиннуровның тол хатыны һәм Алик Алмаз улы Фәткулбаяновның абыйсы Айнур Алмаз улы, Тайняш урта мәктәбе укучылары да бар иде. Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә узды. Анда катнашучылар хәрби хезмәт еллары турындагы хәтирәләре һәм авырлыклары белән уртаклаштылар. Биредә СВОда катнашучы яугирләрнең фотосурәтләре һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара чәй табыны артында истәлекләр белән уртаклашу һәм аралашу белән тәмамланды. Әлеге матур очрашу буыннар арасындагы элемтәне ныгытты, авыр вакытларда дуслык һәм бердәмлек көчен күрсәтте.