Барлык яңалыклар
СВО
2 март , 14:12

Ватаныбыз сагында – курку белмәс, кыю егетләр

Бер-бер артлы контрактчылар, мобилизацияләнгән егетләребез махсус хәрби операция территорияләреннән кыска вакытлы ялга өйләренә кайталар. Райондашларыбыз сугыш яланында каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып торалар.

Ватаныбыз сагында – курку белмәс, кыю егетләр
Ватаныбыз сагында – курку белмәс, кыю егетләр


Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән юлланган якташыбыз, Тамьян авылы егете Рөстәм Ф. күптән түгел кыска вакытлы ялга кайтты. Контракт буенча хезмәт итеп кайткан райондашыбыз белән ни өчен аның махсус хәрби операция зонасына барырга карар итүе һәм, гомумән, хәрби хезмәт турында кыскача әңгәмә кордык.

– Үзең белән кыскача таныштырып китсәң иде.

–Мин Тамьян авылында өч балалы гаиләдә уртанчысы булып туганмын. Абыем, сеңлем бар. Тамьян урта мәктәбеннән соң Башкортстан-аграр технология колледжы филиалында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Аннары армия сафларына юлландым. Армиядан соң, авыл хуҗалыгында эшләп йөрдем.

– Махсус хәрби операциядә хезмәт итү турында ничек карар иттең?

– Илем өчен мөһим вакытта мин аңлы рәвештә үз теләгем белән МХОга юлландым. Бу 2022 елның 28 сентябь көне иде. Әлбәттә, тормыш иптәшем Ирина, туганнарым үгетләп карадылар. Мин үземдә җаваплылык һәм ватанпәрвәрвәрлек хисләре тоеп, карарымнан кайтмадым. Һәм бу хакта бер дә үкенмим. Бүгенге көндә Херсон өлкәсендә “Фара” позывное белән лаеклы хезмәт итәм. Яулаган бүләкләрем дә бар.

– Үз теләге белән МХОга барырга теләүчеләргә син нәрсә әйтер идең?

– Мин карар кабул иткәннән соң күпләр миңа: "Син кая, ни өчен?" – диделәр. Әгәр дә без булмасак, кем? Әгәр кеше барырга карар итә икән, барсын. Мин барганыма бер дә үкенмим. Бары тик Ватанга хезмәт итәргә телим. Минем бурычым – аны яклау. Әлбәттә, башта без кая барганыбызны аңламадык, әмма килеп атышлар башлангач, тиз аңладык. Сугыштан соң ял бирәләр, бераздан кабат алгы сызыкка. Сиңа тагын куркыныч, ләкин тиздән кабат ияләшәсең. Әкренләп тәҗрибә туплыйсың, өлкән яшьтәге абыйлардан үрнәк алабыз. Биредә төрле яклардан килгән хәрбиләр белән дуслашып беттек, бер гаилә булып яшибез. Барысына да уңышлар, якыннары белән исән-имин очрашуларын телим.

– Әле кыска вакытлы ялдасың. МХОга кайчан юл тотасың?
– 5-6 мартларда китәм инде. Улым Надирны сагынып кайттым. Ул быел беренче сыйныфка барачак, Алла боерса.

– Бу бәхетле мизгелләрне сиңа күрергә насыйп булсын, Рөстәм! Әңгәмәң өчен рәхмәт. Хәерле юллар. Ватаныбыз сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребезнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас