Барлык яңалыклар
СВО
3 март , 09:25

Туган як җылысы белән

6нчы “Кояшкай” балалар бакчасы хезмәткәрләре – пешекчеләр Лида Инфир  кызы Нәҗметдинова, Әлфия Харис кызы Вәйсиева, Дилә Ринат кызы Хәбибуллина, Альбина Альберт кызы Мәҗитова, хуҗалык бүлеге мөдире Эльвера Рабит кызы Исламханова, шәфкать туташы Мәмдүдә Амур кызы Нәбиева махсус хәрби операциядәге  яугирләр өчен өй токмачы кисү буенча хәйрия акциясендә катнаштылар.

Туган як җылысы белән
Туган як җылысы белән

 Хуҗабикәләр моның өчен  үзләре белән он һәм авыл йомыркалары – токмач өчен кирәкле ингредиентлар алып килделәр. Шул чакта гына ул йомшак, тәмле һәм шул ук вакытта туклыклы була. Оста куллы уңган хатын-кызлар өй ашы якташларыбызга көч һәм күңел күтәренкелеге өстәсен өчен  үзләренең хезмәтләренә бөтен күңел җылысын һәм игелекле хисләрен салдылар. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга көч, сабырлык һәм сәламәтлек, шулай ук тизрәк өйләренә кайтуларын тели-тели, камыр басты һәм  токмач кистеләр. “Изге Ураза аенда теләкләребез кабул булсын. Яратып әзерләнгән ризык яугирләргә туган якларын, туган йортын, әниләренең куллары җылысын искә төшереп, алгы сызыкка китәчәк. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, пешекчеләрнең берсенең улы махсус хәрби операциядә. Ул үз Ватанының чын патриотын тәрбияләгән, без барыбыз да аның белән горурланабыз һәм баһадир егетебезнең җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуын  көтәбез”,  –  ди бакчаның өлкән тәрбиячесе Гөлшат Әбүзәр кызы Латыйпова.          Остабикәләр шулай ук чәй һәм җылы оекбашлар белән посылкалар әзерләделәр. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алар якташларыбызга ярдәм күрсәтә. Бу игелекле эштә катнашулары өчен аларга рәхмәт белдерәбез. Геройларыбызга тизрәк җиңеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас