Барлык яңалыклар
СВО
4 март , 12:00

Исән – имин кайтулар насыйп булсын

Мәгълум булганча, 30 гыйнварда Башкортстан республикасы Башлыгы Радий Хәбиров төбәк парламентына Мөрәҗәгатънамә белән чыгыш ясады, “Барысы да – Җиңү өчен!”– дип 2026 елның төп девизын билгеләде. Республика Башлыгының Дәүләт – Җыелышы Корылтай депутатларына мөрәҗәгате илебез Президенты – Югары башкомандующий Владимир Владимирович Путин билгеләгән махсус хәрби операция бурычларын уңышлы үтәүгә – Җиңүгә ирешеп ил язмышын, безнең һәм яшь буынның бәхетле тормышын тәэмин итүгә юнәл телгән юллама.

Исән – имин кайтулар насыйп булсын
Исән – имин кайтулар насыйп булсын

 Төп девиз асылын тирәнтен аңлау, җиңүне якы найтуга өлеш кертү республикада яшәүче һәркемнең изге бурычы. Бу җәһәттән, районы бызда эшчәнлек махсус хәрби операциясенең тәүге чорыннан ук бердәм бара. Илебез бәйсезлеге өчен барган каты бәрелешләрдә катнашучы райондашларыбызга даими рәвештә күмәк көч белән гуманитар ярдәм озатыла. Бу мөһим эшчәнлектә авыл биләмәләре, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар белән беррәттән, хезмәт ветераннары – хаклы ялдагы өлкәннәр дә актив катнаша. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясенә кушылып, изгелекле гамәл кылган Гайникамал апа Байбакова белән якыннанрак таныштырып үтәсем килә. Ул сугыш чоры баласы – 1941 елның 9 маенда Аскын районы Сөеш авылында туган. Шул чор балаларына хас булганча, буыны да ныгып бетмәгән үсмер кыз үзаллы хезмәт юлын хәтта ир-атлар өчен дә үтә авыр булган эш белән башлаган, байтак еллар Караидел районы урманчылык сәнәгатендә агач ярдыру цехында көч салган: бүрәнә тәгәрәткән, транспортердан чыккан такталарны алып-ташып торган. Үзенә йорт салырга агач кисәргә килгән Чакмагыш егете Әдип Байбаков белән дә эш вакытын да танышалар. Гайникамалның тыйнаклыгы-уңганлыгы ир егетне гашыйк итә. Әзерләгән бүрәнәләрен сал белән агызып Чакмагышка кайталар, йортны төзеп керәләр. Бераздан тормышларын ныгыту максатында Себер тарафларына эшкә юлланалар. Салган йортларында Әдипнең энесе белән әнисе яшәп кала. Алты ел эшләп, Себердә сатып алган йортларын сүтеп, вагонга төяп Буздәккә кайтып төшәләр. Чакмагышта кабат йорт тергезеп, утыз елга якын матур – парлы гомер кичерәләр, барлык-муллыкка хәләл көчләре белән ирешәләр. Гайникамал Муллаян кызы механика заводында самолет двигательләренә детальләр эшләде. Әдип Газизҗан улы Чакмагыш юл-төзелеш участогында тракторчы булды. Тырышлар гаиләсендә өч кызлары үсте. Гайни камал апаның зур куанычы – өметле картлыгы булып биш оныгы буй җиткерде. Гайника мал Муллаян кызын хәрмәт итәләр. Шушы яшенә кадәр аның җәмәгатьчелек тормышыннан аерылганы юк. Егерме елга якын үзешчән сәнгатьтә кайнап яшә де, үзәктәге мәдәният йортында вокал төркемдә шәгыльләнеп концерт-кичәләрдә катнашты. Ул алдынгы карашлы кеше, илдәге һәм райондагы хәл вакыйгалар белән танышып бара. Авырлыкларны күп күргән сугыш чоры баласы илебез халкына килгән зур сынауны йөрәге аша үткәрә, махсус хәрби операция дә катнашучы яугирләребезнең җиңеп кайтуларын теләп догалар кыла, оекбашлар бәйли. Октябрь аенда күңел назын кушып бәйләгән 20 пар оекны гуманитар ярдәм үзәгенә тапшырган иде. Әле тагын шул кадәр өлгерткән.– Минем изге теләкләрем егетләребезгә дога булып ирешсен, бәйләгән оекбашларым аякларын сызлаусыз итсен, исән имин кайтулар насыйп булсын,  - ди ул

Автор: Рәзифә Сәхапова.
Читайте нас