-8 °С
Кар
Чара «Парыңны тап» интерактивы белән башланып китте. Мәктәп укучылары халык мәкальләрен җыеп, «көмеш» волонтерлар арасыннан остазларын эзләделәр. Бу конкурс төрле буын вәкилләренә уртак тел табарга ярдәм итте. Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте белгече Алсу Кудашева волонтерлар штабының барлыкка килү тарихы белән уртаклашты һәм көн саен маскировка челтәрләре үрүче тырыш осталар турында сөйләде. Чара барышында «Кобра» кушаматлы яугир белән очрашу булды. Ул алгы сызыктагы тормышы турында сөйләде. Чара чын батырлык дәресенә әйләнде. Очрашу азагында мастер-класс узды. Тәҗрибәле остазлар һәм яшьләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.