Анда махсус хәрби операциядә катнашучы гүзәл зат Лилия Наил кызы Шакирова, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларыбызның әниләре, тормыш иптәшләре, шулай ук гуманитар ярдәм белән җиңүне якынайтуга үз өлешләрен кертүче изге күңелле хатын-кызлар, төрле милләт кешеләре чакырулы иде. Китапханә директоры Алсу Радик кызы Гәрәева аларның һәркайсына матур теләкләр җиткереп, бәйрәм белән тәбрикләде. Әлеге матур чарада катнашучы кыска вакытлы ялга кайткан яшь гүзәл ханым Лилия Шакирова бер ел элек үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә. Батыр йөрәкле, көчле рухлы райондашыбыз һөнәре буенча шәфкать туташы. Туган ягында аны өзелеп сагынып кызы, әти-әнисе, якыннары көтә. “Медицина колледжын тәмамлаганнан соң Уфада һөнәрем буенча эшләдем. Махсус хәрби операция башлангач, үз теләгем белән яугирләргә ярдәм итәргә дип, шунда юлландым, чөнки анда медиклар җитешми. Анда мин шәфкать туташы булып эшлим, беренче ярдәм күрсәтәм. Хәрбиләргә шушы кечкенә ярдәмне күрсәтә алуыма мин бик шатмын. Башкаларга ярдәм итү һәм гомерләрен коткару – минем бурычым булуын бала чактан ук аңладым. Әмма үз белемеңне экстремаль хәлләрдә куллана белү дә мөһим. Бүген биредә 8март бәйрәме уңаеннан бик матур чара үтә. Монда мин махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләре, якыннары белән таныштым. Бер уңайдан бүген барлык хатын-кызларны һәм үземнең әниемне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйсым килә. Аларга исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар телим”, – диде Лилия Наил кызы, үзе белән таныштырып. Биредә утыручы барлык хатын-кызлар да яшь райондашыбызга саулык- иминлек һәм тизрәк махсус хәрби операциянең тәмамлануын һәм аның якыннары, кызы янына исән-сау кайтуын теләделәр. Өлкән яшьләрдәге “көмеш” волонтерлар Миләүшә Наил кызы Нәбиуллина, Гүзәлия Фаил кызы Кәримова да яшьләргә өлге итеп куярлык тулы кыйммәтле тормыш белән яши. Алар дистәләгән чараларда һәм акцияләрдә катнаша, сәнгать белән мавыга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга да өлгерә. Миләүшә Наил кызы һөнәре буенча тегүче. Бүгенге көндә хаклы ялда булуына карамастан ул яраткан эшен ташламый – яугирләргә кирәкле әйберләр тегә һәм бәйли. Гүзәлия Фаил кызы озак еллар Тамьян урта мәктәбендә мәктәп директоры була, рус теле һәм әдәбияты фәненнән балаларга белем биргән. Актив, уңган, үтә дә сабырсыз райондашыбыз да байтак вакыт солдатларыбызга атап җылы оекбаш-бияләйләр бәйли. Аларның әлеге чарада тәкъдим иткән кул эшләре дә бу тынгысыз апаларның ярдәм итәргә ашыгучы битараф булмаган олы йөрәкле затлар булуларына соклану уятты. Башкортстаныбызның Архангель районыннан башкорт кызы Юлия Гайнислам кызы Хәкимова гомер юлын Чакмагыш белән бәйләве, күп балалы гаиләсе турында сөйләде. Яшьләр үзәгендә эшләүче Юлия Гайнислам кызына бик күп эшләр башкарырга туры килә. Шуларның берсе – районыбызда киң таралыш алган ирекмәнлек эшчәнлеге. Шулай ук ул башкорт халкының гореф-гадәтләре, аш-сулары белән таныштырып, һәркемгә башкорт милли әче сөт продукты – тәмле корот өләште һәм гаилә турында матур җыр башкарды.Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Юлия Сәетова башкаруында башкорт кызлары биюе дә һәммәсенең күңеленә хуш килде һәм алкышлар белән бүләкләнде. Халыклар дуслыгы... Төрле милләт вәкилләре арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр каләм осталарын да һәрвакыт рухландыра, аларга бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы бирә. Районыбызның “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсенең иң актив, хөрмәт белән казанган әгъзасы Надежда (аны яратып Нәфисә дип эндәшәләр) Гомәрованы да күпләр беләдер, мөгаен. Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган оныгы Тимур Хисмәтуллинга багышлап язылган “Балан ачысы” китабы да барысына да таныш. Нәфисә апа күптән түгел үзе иҗат иткән Халыклар бердәмлеге елына багышлап күп милләтле гаиләсе турында язган шигырен укып ишеттерде. Бер гаиләдә туганлык, бердәмлек җепләре белән бәйләнгән татар, рус, чуваш, удмурт милләтләре вәкилләрен үз эченә алган бу күркәм гаилә турындагы иҗат җимеше биредә җыелучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм халыклар дуслыгы һәм бердәмлегенә дан булып барып иреште. Тынгысыз җан, ветеран-журналист Рәзифә Гали кызы Сәхапова да сокландыргыч затларның берсе. Аның махсус хәрби операция геройлары, райондаш әфганчыларыбыз, Чечен сугышында, Чернобыль һәлакәтендә катнашучылар турында язылган китаплары күптәннән үз укучыларын табып өлгерде. Рәзифә апа бу хакта сөйләп, бүгенге көндәге иҗади эшчәнлеге, материаллар җыю эшенең дәвам итүе турында бәян итте. Чараның киләсе кунагы Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова – Яңа Бирде авылыннан. Тормыш иптәше белән гаиләдә 2 улларына гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына бастырдылар. Оста оештыручы, авыл халкы арасында киң абруй яулаган райондашыбыз 30 ел инде авыл клубында хезмәт сала. Район күләмендә узган бер чара да ансыз үтми. Гөл-чәчәкләр үстерергә, тәмле ризыклар пешерергә ярата. Авылның старостасы да әле ул. Бу тынгысыз ханым да үзе белән кыскача таныштырып, барлык гүзәл затларны да бәйрәм белән котлап, имин тормыш, көч-дәрт, рух күтәренкелеге теләде һәм матур җырлар бүләк итте. Иҗади карашлы, киң фантазияле, эзләнүчән зат иясе – Зөлфия Финал кызы Сәбгыянованың да талантларын санап бетәрлек түгелдер. Күптән түгел ул район китапханәсендә сабын эшләү буенча осталык дәресе үткәргән булса, бүгенге чарада исә ул яңа төр эшләрен – күз явын алып торырдай кокошниклар, читекләр тәкъдим итте. Юмаш авылыннан килгән янә бер соклангыч гүзәл зат – Альбина Анатольевна Сайдякова ике баласы һәм оныклары өчен сөекле әни һәм нәнәй. Ул авыл китапханәсендә эшләүдән тыш, төрле мәдәни чараларның актив катнашучысы, бик матур җырлый. Альбина Анатольевна мари һәм чуваш халыкларының традицияләре һәм бәйрәмнәре турында белгәннәрен уртаклашты. Җирдә иң югары вазыйфа – хатын-кыз, ана булу. Ул – тормыш башы, гаилә нигезе, илһам бирүче, камиллеккә әйдәүче. Әлеге кичәнең сәбәпчеләре булган, милләтебез киләчәге өчен җан атып йөрүче мөхтәрәм ханымнар, дөньябыз яме, күрке – изге күңелле, көчле рухлы хатын-кыз – аналар катнашлыгында очрашу күңелдә искиткеч тәэссоратлар калдырып, сизелми дә үтте. Чараны оештырып алып баручы Гөлнара Сәхибгәрәева барлык кунакларны да язның иң гүзәл бәйрәме – Халыкара хатык-кызлар көне белән тәбрикләп, иң ихлас, җылы теләкләр җиткерде.