Проектның максаты – буыннарны берләштерү, тарихи хәтерне саклау, патриотик хисләр тәрбияләү. Гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучысы, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Илнур Зәнфир улы Гомәров хөрмәтенә геройның партасын ачу чарасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмати эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, Илнур Зәнфир улының әнисе Лида Рәмзебәк кызы Гомәрова, тормыш иптәше Регина Ильфер кызы Гомәрова, улы Ислам, апасы Лиана Зәнфир кызы Сәйфетдинова, СВОда катнашучы яугир, Илнурның якын дусты Марсель Рөстәм улы Гомәров, сыйныфташлары, укучылар катнашты. Бу хакта тулырак – киләсе санда.