Барлык яңалыклар
СВО
6 март , 11:00

Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан

Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне килә. Бу мизгелнең  иң гүзәл  бәйрәме   8 март –  Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район мәдәният йортының тамашалар залында бәйрәм концерты оештырылды.

Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан
Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан

   Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, оешмалардан хезмәт коллективлары, ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм анда һәлак булган яугирләребезнең әниләре, тормыш иптәшләре, туганнары, иҗтимагый оешмалар һәм киңкүләм мәгълумат чаралары вәкилләре катнашты. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев барлык гүзәл затларны язның иң күркәм бәйрәме белән тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде.  Районыбыз сәхнә осталары тамашачыларга күңелле ял минутлары бүләк итеп, җыр-моңнары, дәртле биюләре белән күңелләрен күтәрде. Концерт программасы  бик  эчтәлекле һәм чагу булды. Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде.   Бу хакта туларак – киләсе санда.

Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан
Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан
Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан
Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан
Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан
Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан
Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан
Иң назлы, иң матур бәйрәм уңаеннан
Автор:
Читайте нас