Барлык яңалыклар
СВО
12 март , 14:15

Чынбарлыкка әвереләчәк киләчәк

Махсус хәрби операция тәҗрибәсеннән күренүенчә, пилотсыз системалар гаскәрләре яу кырында төп көчнең берсенә әверелде.

Чынбарлыкка әвереләчәк киләчәк
Чынбарлыкка әвереләчәк киләчәк

Шул ук вакытта башка подразделениеләр хәрбиләре дә мөһим бурычларны башкара. БПЛА – ул дошманга каршы көрәшнең яңа ысулы. Әмма һәр гаскәр төренең үз ысуллары һәм һөнәри үзенчәлекләре бар. Һәр гаскәр үз бурычын үти. Шунысы аерым билгеләүгә лаек – дроннарга идарә итүчеләр штурмлаучылар, артилле риячеләр һәм танк йөртүчеләр белән бәйләнештә эшли. Тик алар хәрби бәрелеш барган линиядән берникадәр читтәрәк хезмәт сала. Алар хәвефсезрәк урында, икенче линиядә. “Дрон га идарә итүчеләрнең төп максаты – үз позицияләренең кайда урнашканлыгын дошманга сиздермәү. Чөнки дошман аларның кайда булганын белеп калса, шул ноктага бертуктаусыз төбәп атачак. Ни генә әйтсәң дә, фронт ул – фронт инде һәм БПЛА операторларының эше үтә дә җаваплы”, – ди махсус хәрби операциядә катнаш кан якташ яугирләр. Алар бил геләвенчә, хәрби бәрелешләр алып барылган зонада бу һө нәр ияләре аеруча күп таләп ителә. Пилотсыз очкычлар под- разделениеләре никадәр күб рәк булса, дошманны юк итү буенча бурычлар шул кадәр нәтиҗәлерәк үтәлә һәм Русия гаскәрләре алга атлый. “Дроннарга идарә итүчеләр үз сафларында сәламәтлеге нык, күрү сәләте яхшы, куллар моторикасы һәм хәтере яхшы булган яшь ир-егетләрне көтәләр. Ин глиз телен, җирлекнең картасын укый, платаларны аңлый, микросхемаларны эретеп ябыштыра белүчеләр булса, тагын да ях шырак. Шулай ук компьютер, IТ-технологияләрне ныклы белүчеләр аеруча көтеп алына. Кыскасы, бу гаскәрләр белемле, “башлы” һәм җаваплылык тойгысы көчле булган ир-егетләргә мохтаҗ. Ә инде бу алдан санап үтелгән юнәлешләрдә “ак таплар” булса, махсус хәрби операция зонасында боларның барысына өйрәтәләр. Бу – зур тормыш мәктәбе. Шулай ук бу гаскәрләргә кушылу өчен бар күңелең белән әзер булу да мөһим. Әгәр кеше очышны аңы, йөрәге белән тоя икән, ул чынбарлыкта да оча, дронны очыра алачак. Бу инде күп тапкырлар сыналган. Махсус хәрби операция кайчан да булса безнең Җиңү белән тәмамланачак. Хәрбиләр туган якларга кайтачак. Ә БПЛА операторы һөнәре тыныч тормышта да кирәк булачак – мәсәлән, өстән карый торган “күзләр” таләп ителгән авыл хуҗалыгы, төзелеш, юл хуҗалыгы тармакларында. Бу һөнәр – чынбарлыкка әвереләчәк киләчәк. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өстенлекләре турында сүз йөрткәндә, алар мондый. БПЛА операторлары өчен хәвефсезлекнең югары дәрәҗәсе тәэмин ителә. Алар дошман белән турыдан-туры бәрелеш барган линиядән читтә эшлиләр. Шулай ук Оборона министрлыгы бу хезмәтне “сыгылмалы” вакытка төзешергә мөмкинлек ача. Контрактны тәүдә бер елга төзешеп була. Бу вакыт хезмәт үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә. Аны үткәннән соң хәрбиләр бу эштән китә яки яңа контракт төзешә ала. БПЛА операторларына үз һө нәрләрендә калу гарантияләнә. Контрактта хәрбине аның ризалыгыннан тыш башка хезмәтне башкару өчен яки башка гаскәр төрләренә күчереп булмый, дип языла. БПЛА өлкәсендә контракт төзешкән хәрбиләр тулы социаль пакеттан – закон тарафыннан каралган барлык түләүләрдән, ташламалардан һәм социаль гарантияләрдән файдалана ала. Моннан тыш, студентлар өчен махсус шартлар бар. Югары уку йортында белем алучылар бер елга академия отпускасын алып, контракт төзешә һәм бер елдан соң бюджет нигезендә укуын дәвам итә ала. Нәтиҗәле эшчәнлек өчен өстәмә түләү дә каралган. Дошман очкычларын уңышлы тар-мар итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр түләүләр каралган. БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү шартлары белән кызык сынучылар шушы хактагы тулырак мәгълүматларны башбат. рф. сайтында, шулай ук 122 номеры буенча шалтыратып яки район үзәгенең Ленин ура мындагы 51нче санлы бинада урнашкан хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп белә ала. Телефон: 8-927-229-43-37 Гареев  Азамат Азатович.

Автор: Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас