Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз – кыю ир-егетләр турында еш язып торабыз. Гадәттә, каһарманлылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар күпчелектә ир-егетләргә генә хас кебек. Ә бит контрактка кул куючылар арасында кыю рухлы, олы җанлы хатын-кызларыбыз да бар. Шуларның берсе белән сезне дә таныштырырга телим. Кыска вакытлы ялга кайткан чибәр, нәзәкатьле, ягымлы, тыйнак яшь ханым – Лилия Шакирова белән район үзәк китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан оештырылган чарада таныштык. Бирегә чакырылучы махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең әниләре, якыннары арасында ул иң яше иде бугай. 9 яшьлек кызы белән килгән 28 яшьлек райондашыбыз барлык чарада катнашучы гүзәл затларны кыюлыгы һәм рух көче белән сокландырды һәм шундый якташларыбыз булуы өчен горурлык тойгылары уятты.
Лилия Наил кызы Яңа Каръяуды авылында тату гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз салган. 8нче сыйныфка кадәр туган авылында белем алган, алга таба укуын Чакмагыш гимназиясендә дәвам иткән. 9нчы сыйныфтан соң Уфа медицина колледжына укырга кергән. Медицина колледжын тәмамлаганнан соң Уфада яраткан һөнәре буенча эшләгән. Бер ел элек үз теләге белән яугирләргә ярдәм итәргә дип СВО зонасына юллана. Бүгенге көндә ул анда танк полкында шәфкать туташы-анестезист вазыйфасында хезмәт итә.
“Балачактан ук медицина хезмәткәре булырга хыялландым, башка бернинди һөнәр үзләштерү турында да хыялланмадым. Һөнәремне бик яратам, чөнки кешеләргә ярдәм итү, аларның авыртынуларын җиңеләйтү ошый. Мөгаен, шуңа күрә СВО зонасына бару турында карар кабул иткәнмендер дә. Белемнәремне экстремаль хәлләрдә дә кулланып, яугирләргә файдалы буласым килде. Операцияләр вакытында да ярдәм итәм, ашыгыч ярдәм кирәксә дә, шундук ярдәм күрсәтәм. Яралыларның җәрәхәтләрен тазартып бәйлибез. Кыскасы, вазыйфа буенча нинди эш бар, бөтенесен дә башкарабыз. Хәрбиләргә шушы кечкенә ярдәмне күрсәтә алуыма мин бик шатмын. Башкаларга ярдәм итү һәм гомерләрен коткару – минем бурычым булуын бала чактан ук аңладым. Сүз дә юк, эшебез авыр, еш кына тәүлек дәвамында да эшләргә туры килә, ләкин яралыларның рәхмәтле күзләрен күргәч, үзеңне кирәкле кеше итеп хис итәсең. Һөнәрем белән бик горурланам, ярый әле аны сайлаганмын”, – ди кыю ханым, ни өчен СВОга барырга булуы турында сөйләп.
Лилия Наил кызы билгеләп үтүенчә, ул СВОда һөнәри бурычларын үтәгәндә кызы нәнәсе-картәтисе тәрбиясендә. “Әти-әнием – минем өчен дә, абыем өчен дә зур терәк-таяныч, аларның ярдәмен тоеп яшибез. Кызым 3нче сыйныфта укый. Ул әти-әнием янында булгач, мин аның өчен тыныч. Зур рәхмәт әти-әниемә”, – ди ул. Шулай ук ул районыбыз волонтерларын да телгә алып, аларга даими рәвештә медикаментлар, азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр белән тәэмин итүләре өчен үтә рәхмәтле булуын белдерде.
Кыю йөрәкле якташыбыз үзенең эшен һөнәр генә түгел, ә кешеләргә хезмәт итү һәм һөнәри бурыч итеп кабул итә. Хәрби хезмәт бурычын үтәүдә югары нәтиҗәләр, аларны намуслы үтәве, авыр шартларда пациентларны дәвалаганда фидакарьлек һәм югары һөнәри осталыгы өчен ул II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”, Лука Крымский медальләре белән бүләкләнгән.
Без районыбыз халкы исеменнән кыю йөрәкле якташыбызга, шул исәптән барлык бу көннәрдә батырлык үрнәкләре күрсәтүче илебезнең чын патриотларына рәхмәт белдерәбез. Шундый геройлар белән бер чорда яшәвебез белән горурланабыз һәм барысының да исән-сау булып, шатланып, җиңү белән тизрәк туган якларына кайтуларын телибез.
Хәтерегезгә төшерәбез: контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү дәвам итә. Илебезнең Оборона министрлыгы белән контракт төзешергә теләүче якташлар барлык сораулар белән район хәрби комиссариатына: Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 51нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: (834796) 3-18-16.
Пилотсыз системалар гаскәрләренә язылу турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтында, t.me/VBSBashBot Tr һәм ru/vbsbashkor MAX чат-ботларында һәм 122 номеры буенча белешә аласыз.