-2 °С
Болытлы
Кемдер гуманитар ярдәм җыя, ә кемдер маскировкалау өчен кирәкле челтәрләр үрү сәнгатен үзләштергән. Бәшир авылы биләмәсе халкы да буш вакытларында яугирләргә ярдәм итү теләге белән бергәләшеп җыелышып, әлеге челтәрләрне үрү пунктларына ашыгалар. Алар беләләр – бу яклау аларны дроннарның үткен «карашыннан» яшерергә һәм шуның белән солдатларның тормышын саклап калырга ярдәм итә ала. Бу изге эштә катнашучылар аларның эшләнмәсе кемгә эләгәчәген белмиләр, әмма алар бу ир-егетләрне үз ирләре, уллары һәм әтиләре кебек якын күреп, кабул итәләр.