Барлык яңалыклар
СВО
18 март , 14:45

Пилотсыз очкычлар алыш нәтиҗәсен хәл итә

Пилотсыз очкычларга идарә итү гаскәрләрендә хезмәт итү күпкә хәвефсезрәк. Бу фикерне шушы хезмәтне башкарган яугирләр дәлилли.

Пилотсыз очкычлар алыш нәтиҗәсен хәл итә
Пилотсыз очкычлар алыш нәтиҗәсен хәл итә

 Республика мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре әледән-әле дроннарга идарә итүче хәрбиләр белән очрашып, алар башкарган эш турында сөйләшә. Хәрби бәрелешләр барган зонадагы дошманга каршы алышларда һава һәм җир тибындагы пилотсыз системалар кулланыла. Һәм моны махсус хәрби операциянең төп спецификасы-үзенчәлеге, дип ныклы әйтергә була. Снаряд белән коралландырылган бер дрон танкны юк итә ала. Тик аңа оста итеп идарә итә белергә кирәк. Нәкъ менә шуның өчен дә пилотсыз системалар гаскәрләре булдырылып, анда хезмәт итүче хәрбиләрнең саны арттырыла. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өстенлекләре түбәндәгечә. БПЛА операторлары дошман белән турыдан-туры бәрелеш барган линиядән читтә эшлиләр, алар өчен хәвефсезлекнең югары дәрәҗәсе тәэмин ителә. Бу төр гаскәрләрдә хезмәт итү өчен 18 яшьтән 45 яшькәчә ир егетләрне көтәләр. Шулай ук Оборона министрлыгы белән контрактны тәүдә бер елга төзешеп була. Аны үткәннән соң хәрбиләр бу эштән китә яки яңа контракт төзи ала. Контрактта пилотсыз очкычка идарә итүчене аның ризалыгыннан тыш башка хезмәтне башкару өчен яки башка гаскәр төрләренә күчереп булмый, дип языла. БПЛА өлкәсендә контракт төзешкән хәрбиләр тулы социаль пакеттан – закон тарафыннан каралган барлык түләүләрдән, ташламалардан һәм социаль гарантияләрдән файдалана ала. Моннан тыш, студентлар өчен махсус шартлар бар. Югары уку йортында белем алучылар бер елга академия отпускасын алып, контракт төзешә һәм бер елдан соң бюджет нигезендә укуын дәвам итә ала. Нәтиҗәле эшчәнлек өчен өстәмә түләү дә каралган. БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү шартлары белән кызыксы нучылар шушы хактагы тулырак мәгълүматларны башбат.рф. сайтында, шулай ук 122 номеры буенча шалтыратып яки район үзәгенең Ленин урамындагы 51нче санлы бинада урнашкан хәрби комиссариатка 8-927 22-94-337 телефоны аша мөрәҗәгать итеп белә ала.

Автор: ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас