+9 °С
Яңгыр
Яугир СВО зонасындагы хезмәте, алган бүләкләре һәм көн саен очрашырга туры килгән сынаулары турында сөйләде. Ул һәр яклаучыга кирәкле батырлык, кыюлык һәм паникага бирешмәү кебек сыйфатларының мөһимлеген ассызыклады. Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды. Балалар яугирне игътибар белән тыңладылар һәм актив рәвештә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Кунак чын күңелдән җаваплар бирде, ә тыңлаучылар, тын да алмыйча, аның һәр сүзен тыңлады. Чара ахырында СВОда катнашучы балаларга кыйммәтле киңәшләр бирде: яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, көчле ихтыяр көчен үстерергә, шулай ук үз алдына максатлар куярга һәм аларга ирешергә чакырды.