ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
СВО
25 март , 07:10

Яугирләргә – витаминлы чәй

Юмаш урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы яклаучыларыбыз өчен витаминлы чәй әзерләделәр.

Яугирләргә – витаминлы чәйЯугирләргә – витаминлы чәй
Яугирләргә – витаминлы чәй

  Мәктәп директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина җитәкчелегендә акциягә укытучылар, техник персонал, ата-аналар һәм укучылар үзләре дә кушылды. Уртак тырышлык белән гөлҗимеш, карлыган яфраклары, бөтнек, юкә һәм башка файдалы үләннәр белән витамин җыемнары әзерләнде. Акция яугирләргә ярдәм итү генә түгел, ә мөһим тәрбия мизгеле дә булды – балалар һәм өлкәннәр уртак максат өчен берләштеләр, алгы сызыкта торучыларга кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәттеләр. Акциядә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас