Махсус хәрби операция зонасында дошманга каршы нәтиҗәле көрәштә заманча технологияләр ярдәмгә килә. Шуңа да фронтка дроннар һәм аларга идарә итүче белгечләр аеруча күп кирәк. Якташ яугирләр билгеләвенчә, башта бу һөнәргә өлкәнрәк яшьтәгерәк хәрбиләргә өйрәнергә туры килсә, хәзерге вакытта дронга идарә итүчеләр сафларын ешрак яшь хәрбиләр тулыландыра. Аларның бармаклары уен кушымталарында тиз башкарылырга тиешле хәрәкәт-манипуляциләрне яхшы хәтерли. “Әгәр кеше яшь, энергияле һәм эшкә дәрт белән янып тора һәм шуның өстенә, компьютер уеннарын яра тып, оста итеп уйный икән – аның урыны безнең янәшәдә, – ди алар. – Әлбәттә, аның психологик сыйфатлар буенча нык булуы да кирәк. Аныклап әйткәндә болай: хәрби кеше дошман белән “күзгә-күз караган” алышны, һөҗүмне күрә һәм ул һөҗүм һәрчакта да аның җиңүе белән генә дә тәмамланмаска мөмкин –ул аны үз күзләре белән күрә һәм шуңа рухы нык булырга тиеш. БПЛА гаскәрләре теге яки бу җирдә разведка-күзәтү алып бара, дошман “опорниклары”ның, техникасы һәм тере көчләре кайда урнашуын ачыклыйлар һәм юк итәләр. Разведканы мавик башкара, ул координаталарны билгеләп, һөҗүм итүче дроннарга тапшыра һәм шул рәвешле хәрби бурычны һөҗүм итүче дроннар башкарып чыга. Әлбәттә, БПЛА опера торлары сафларында хезмәт итәргә теләүче яшьләр байтак. Тик анда сайлап алу бар. Шулай да, дроннарга идарә итүчеләр гаскәрләренә кушылучылар белән бергәләп илебезгә Җиңү яулаячакбыз, дип ныклы ышанабыз”, – диләр якташларыбыз. Ә инде Русия хәрбиләре сафларында иңгә иң куеп чын геройлар хезмәт итүен барыбыз да аңлыйбыз. Алар илебезне сакларга бара һәм беркайчан да туган ягы бызның лаеклы исеменә һәм ата-бабаларыбыз хәтеренә тап төшермәячәк. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өс тенлекләре түбәндәгечә. БПЛА операторлары дошман белән турыдан-туры бәрелеш барган линиядән читтә эшлиләр, алар өчен хәвефсезлекнең югары дәрәҗәсе тәэмин ителә. Бу төр гаскәрләрдә хезмәт итү өчен 18 яшьтән 45 яшькәчә ир-егетләрне көтәләр. Шулай ук Оборона министрлыгы белән контрактны тәүдә бер елга төзешеп була. Аны үткәннән соң хәрбиләр бу эштән китә яки яңа контракт төзешә ала. Контрактта пилотсыз очкычка идарә итүчене аның ризалыгыннан тыш башка хезмәтне башкару өчен яки башка гаскәр төрләренә күчереп булмый, дип языла. БПЛА өлкәсендә контракт төзешкән хәрбиләр тулы социаль пакеттан – закон тарафыннан каралган барлык түләүләрдән, ташламалардан һәм социаль гарантияләрдән файдалана ала. Моннан тыш, студентлар өчен махсус шартлар бар. Югары уку йортында белем алучылар бер елга академия отпускасын алып, контракт төзешә һәм бер елдан соң бюджет нигезендә укуын дәвам итә ала. Нәтиҗәле эшчәнлек өчен өстәмә түләү дә каралган. БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү шартлары белән кызыксынучылар шушы хактагы тулырак мәгълүматларны башбат.рф. сайтында, шулай ук 122 номеры буенча шалтыратып яки район үзәгенең Ленин урамындагы 51нче санлы бинада урнашкан хәрби комиссариатка 8-927-22-94 337 телефоны аша мөрәҗәгать итеп белә ала.