Чара шушы авылдан хәрби операциядә һәлак булган якташлары истәлегенә багышланды. Ул спорт бәйрәме генә түгел, ә Ватан өчен гомерләрен биргән геройларны искә алу һәм хөрмәт итүнең мөһим чагылышы да булды. Турнирга һәлак булган яугирләрнең әти-әниләре чакырылган иде. Аларга тирән рәхмәт һәм ярдәм йөзеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда 5 команда катнашты. Җиңү өчен көрәш спорт дәрте һәм хис-кичерешләр белән тулы иде. Турнир нәтиҗәләре буенча 1нче урынны «Зенит» командасы алды, 2нче урынга «Феликс», 3нче урынга «Калмаш» командалары чыкты. Һәр команда кыйммәтле бүләкләр иясе булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турнирның иганәчеләре булып, инициатива һәм бердәмлек күрсәтеп, уенчылар үзләре чыгыш ясады. Чараны староста һәм Иске Калмаш авыл биләмәсе депутаты Илфат Финат улы Хаҗиев Иске Калмаш урта мәктәбе белән берлектә оештырды. Спорт чарасы халык арасында бердәмлек һәм ярдәм мохите тудырырга мөмкинлек бирде. Турнир спорт чарасы гына түгел, ә якташларыбызның батырлыгына хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен берләштергән мөһим хәтер акциясенә дә әверелде. Илсөяр Гайсина.