

Аны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар – мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, урындагы ДОСААФ бүлекчәсе рәисе Ринат Раян улы Ризванов, “Яшь армия” җирле бүлекчәсе штабы начальнигы Руслан Марсель улы Гыйрфанов, әфганчы яугирләр советы рәисе Рамил Рәшит улы Йосыпов, район хәрби комиссариатының әйдәүче белгече Азамат Азат улы Гәрәев, БДМУның тактик медицина укыту үзәге җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Башкортстан Республикасында СВО ветераннары ассоциациясе директорының медицина һәм психологик тернәкләндерү буенча урынбасары, хәрби хәрәкәтләр ветераны, запастагы сержант, СВОда катнашучы Алина Илдар кызы Маннанова, Башкортстан Республикасының “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлекчәсенең медиа бүлеге белгече Илүзә Илсур кызы Гыйләҗетдинова, БДМУның тактик медицина укыту үзәгенең инструктор-методисты Линч Онилл Мюррей һәм башкалар катнашты. Уенның максаты – төрле яшьләрдәге балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларда мөстәкыйльлек, аңлы дисциплина, үзара дустанә мөнәсәбәт, ихтыяр көче тәрбияләү. – Әлеге уеннар сездә команда рухы, ватанпәрвәрлек хисе, стратегик фикерләү һәм, әлбәттә, сафта йөрү мәктәбен формалаштыруга юнәлдерелгән. Барыгызга да һәммә сынауларны уңышлы узуыгызны һәм иң көчлегезнең җиңүен телим. Ә җиңүче исә артабангы этапларда районыбызны күрсәтүне лаеклы тәкъдим итсен. Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын! – диде мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, чарада катнашучыларны сәламләп. БДМУның тактик медицина укыту үзәге җитәкчесе Алина Илдар кызы Маннанова да, биредә җыелучы укучыларны җылы сәламләп: – Бүген, Космонавтика көне алдыннан, сезне биредә сәламләвемә шатмын. Барыгызга да уңышлар, көч, илһам телим, әле ничек барсыз, һәрчак шундый булып калыгыз һәм тагын да көчлерәк булыгыз, – дигән теләкләрен җиткерде. Ярышлар тәртибе һәм жюри составы белән таныштырып үткәннән соң конкурслар һәм ярышлар башланды. Район мәктәпләреннән җыелган командалар “Автоматны сүтеп җыю”, “Радиация, химик һәм биологик саклау гаскәрләре”, “Сафта йөрү һәм рапорт бирү”, “Хәрби корреспондентлар”, “Төеннәр һәм учаклар”, “БПЛА”, “Элемтәче”, “Хәрби эстафета”, “Инженер-сапер”, “Медиклар”, “Ату әзерлеге”, “Командирлар рапорты” ярышларында көч сынашты. “Аҗаган” уены ул – хәрби-патриотик һәм спорт уеннары белән берлектә, патриотик хис-кичерешләр бирә торган чара. Ул чын мәгънәсендә хәрби-патриотик бәйрәмгә әверелде һәм укучыларда онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Мондый ярышлар балаларны хәрби хезмәт нигезләре белән таныштыра, Ватанга тугрылык, хәрби хезмәттәшлек, дуслык һәм җаваплылык тойгылары тәрбияләргә, сәламәт тормыш рәвешен популярлаштырырга ярдәм итә.