

Районыбыз халкы, МХО ның беренче көненнән үк яугирләргә ярдәм итү максатыннан бердәмләште. Һәркайсы, кулыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша. Ә менә язмам герое Ләйсән Рәфыйкова волонтёр булырга карар кылып, махсус хәрби операция зонасына барып, ике атнага тыныч, гадәти тормышын калдырган. Батыр йөрәкле якташыбыз "Беренче тирмә” проекты кысаларында МХО якларына юл тота. Анда ул яраланган яугирләрне кайгырта. Иртәдән алып кичкә кадәр ул һәм аның командадагы иптәшләре ярдәмгә мохтаҗлар янында була. Ашату, яткан пациентларны карау, аралашу, әхлакый ярдәм, процедураларга һәм тикшерүләргә озату – һәр көн мәшәкатьләр һәм сагыш белән тула. Болар барысы да физик чыдамлык кына түгел, ә гаять зур рухи көч тә таләп итә. Ләйсән Мәгруфҗан кызы үзен зур йөрәкле һәм ныклы ихтыярлы кеше итеп күрсәтте. Фидакарь хезмәте өчен хәрби госпиталь җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә ул. Якташыбыз чын патриотизм һәм кешелеклелек үрнәге булып, безнең һәрберебезнең Җиңүгә үз өлешен кертә алуын тагын бер кат ассызыклады.