СВО
13 Апреля , 11:00

Геройлар белән очрашу

“СВОи V культуре” проекты кысаларында район мәдәният йортында  сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашу узды. 

Геройлар белән очрашуГеройлар белән очрашу
Геройлар белән очрашу

Махсус хәрби операция ветераннары Руслан Әнәс улы Латыйпов («Башкортстан Геройлары» проекты финалисты) һәм Мөстәкыйм Низаметдин улы Маннаповның (Иске Сөрмәт авылы) чыгышлары чын патриотизмның бүген бердәмлек, җаваплылык һәм туган җиргә мәхәббәт аша корылуын дәлилләде. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Илдар Вазыйх улы Хәмидуллин иң кырыс шартларда кешелек сыйфатларын саклап калу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Олы тормыш бусагасында а басып торган укучылар өчен район хәрби комиссариатының әйдәүче белгеч-эксперты, СВО яугире Азамат Азат улы Гәрәевның чыгышы бик мөһим булды. Ул хәрби вузларга укырга  керү шартларын, абитуриентлар өчен ташламаларны һәм заманча армиянең карьера офыкларын җентекләп аңлатты. Шәхсән катнаша алмаса да, хәрби училище курсанты, Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлаган Денис Хәйруллин видео бәйләнеш аша якташларына мөрәҗәгать итте. Аның мөрәҗәгате мәктәп эскәмиясеннән башлап офицер дәрәҗәсенә кадәр үрләүнең ачык мисалы булды. Укучылар ветераннарга хезмәт юлын сайлау турында сораулар бирде. Геройларның ихлас җаваплары аларның йөрәкләрендә яңгыраш тапты.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас