ИГЕНЧЕ
+14 °С
Облачно
СВО
15 Апреля , 10:05

Истәлекле очрашу

Идел буе федераль округының "Ватан Геройлары"  һәм "Геройлар белән диалоглар" Бөтенрусия проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Имәнлекул урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы яугирнең өендә булдылар.

Истәлекле очрашуИстәлекле очрашу
Истәлекле очрашу

 Ул туган авылына хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан. Укучылар белән очрашуда яугир солдат хезмәте, үзенең хәрби бурычлары турында сөйләде, хәзерге заман хәрбие физик яктан әзер булырга гына түгел, ә тирән белемгә ия булырга, катлаулы хәлләрдә карарларны тиз кабул итә белергә, үз-үзен даими үстерүгә һәм белем алуга әзер булырга тиеш, дип ассызыклады.         Укучылар үзләрен кызыксындырган хезмәт, хәрби тәҗрибә  турында сораулар бирделәр. Әңгәмә ачык һәм күңелгә ятышлы килеп чыкты, яшүсмерләргә хәрби хезмәтнең чынбарлыгын яхшырак аңларга һәм солдат язмышы белән ихлас кызыксыну күрсәтергә мөмкинлек бирде. Мондый очрашулар патриотик тәрбия формалаштыра һәм буыннар арасындагы элемтәне ныгыта. Шулай укучылар яугирне туган көне белән котладылар һәм  ныклы сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк туган ягына әйләнеп кайтуын теләделәр. Мондый чараның төп максаты – хезмәт турында сөйләү генә түгел, ә яшьләрдә үз илең өчен горурлык хисе, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас