

Алмаз Азат улы Советлар Союзы Герое А.К. Серов исемендәге Краснодар югары хәрби авиация очучылар училищесын тәмамлаган. Ватанны һәм РФ дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Батырлык ордены, Нестеров медальләре, “IIнче дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен”, "IIнче дәрәҗә хәрби батырлык өчен", "Сириядәге хәрби операциядә катнашучы", "Көнчыгыш-2018 гаскәрләренең маневрларында катнашучы"," “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән. Ул шулай ук илебезнең оборона сәләтен ныгытудагы казанышлары һәм хезмәт эшчәнлегендәге югары шәхси күрсәткечләре өчен Русия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Алмаз Азат улы укучыларга хәрби уку йортларына ничек укырга керергә, армиядә хезмәт итүнең нинди өстенлекләр бирүе һәм булачак курсантлар өчен нинди ташламалар каралуы турында сөйләде. Ул хәрби хезмәтнең абруй гына түгел, ә зур җаваплылык, дисциплина һәм Ватанга хезмәт итү мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. Мондый чаралар укучыларга үз мәнфәгатьләрен яхшырак аңларга һәм булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә. “Һичшиксез, үз хыялларыңа ышанырга һәм кыенлыкларны җиңәргә, Ватаныңны яратырга һәм аңа лаеклы хезмәт итәргә кирәк”, – диде балаларга ватанпәрвәр якташыбы. Әңгәмә кызыклы һәм дулкынландыргыч килеп чыкты. Укучылар хәрби очучыга тирән ихтирам, аның батырлыгына соклану белдерделәр, ныклы сәламәтлек һәм яңа очрашулар теләделәр.