

Чара Зөһрә Фәнил кызы Ситдыйкованың күңелгә үтеп керерлек чыгышы белән башланып ките. Ул кунакларга үзе язган шигырьне бүләк итте. Чакмагыш гимназиясенең педагог-психологы Гөлнур Салават кызы Яхина белән бергә чарада катнашучылар үз-үзләрен танып белү һәм психологик бушану дөньясына чумдылар. «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары җитәкчелегендә хатын-кызлар табигый бал балавызыннан шәмнәр ясадылар. Һәр шәмгә иң изге теләкләр язылган кәгазь кисәге салынды. Очрашу ахырында Раяна Аетбаева һәммәсен дә музыкаль чыгышы белән сөендерде. Аның җырларны тирән эчтәлекле башкаруы беркемне дә битараф калдырмады. Матур чара чәй табыны артында тәмамланды. Җылы аралашу һәм өйдән алып килгән камыр ризыклары белән тәмләп чәй эчү һәр кемнең күңеленә рәхәтлек, шатлык бүләк итте.