

Дәүләтебез өчен катлаулы заманда Русия халкы яудагыларга эше белән дә, җылы сүзләре белән дә ярдәм итә. Районыбызның Митрә-Әюп авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә "Үзебезнекеләр мәдәнияттә" республика проектына кушылып, "Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен үлән чәе" акциясен үткәрде. "Яшь йөрәкләр" фольклор коллективы һәм Башкортстанда яшәүче татар хатын-кызларын берләштергән "Ак калфак" җәмәгать оешмасы әгъзалары илебез бәйсезлеген яклап дошманга каршы көрәшүче хәрбиләргә җибәрү өчен үлән чәен бүлеп-тутырып, әзерләп җибәрүдә катнашты. Мондый хуш исле үләннәр җыелмалары өшегәндә җылытып кына калмый, иммунитетны ныгытырга һәм организмы витаминнар белән баетырга да ярдәм итә. "Без Җиңүне якынайтырга ярдәм итүче бу уртак эшне бар йөрәк җылыбызны салып башкардык. Яугирләребез салкын, юеш окопларда мондый хуш исле үлән чәен эчеп, туган якның сәламен һәм якташларның аларны түземсезләнеп көтүләрен тоярлар", – диләр коллектив әгъзалары. Мәдәният йортында акция артабан да дәвам итте әле. Үлән чәеннән тыш, Митрә-Әюп авылы клубы хезмәткәрләре "Яшь йөрәкләр" фольклор коллективы белән берлектә халкыбызның яраткан ризыгын – чәк-чәкне дә пешерде әле. 17 апрельдә Башкортстанда Милли костюм көне билгеләнүгә бәйле, алар бу игелекле эшне милли костюмнар киеп башкардылар. Чәк-чәк белән бергә киптерелгән алма-җимешләр кебек чәй тәмнәре һәм балаларның яугирләргә язган җылы эчтәлекле хатлары гуманитар йөк белән якын арада якташ яугирләргә җибәрелә – мәдәният хезмәткәрләре аларны район үзәгендәге М.Шайморатов исемендәге гуманитар штабка илтеп тапшырды инде. "Без дошманга каршы көрәшкән егетләребезнең рухын күтәрү, тылдагыларның хуплавын тою өчен ярдәмнең һәр төре дә мөһим, дип уйлыйбыз. Чәк-чәкнең һәр бөртегенә салынган туган йорт җылысы алгы сызыктагы яугирләргә ярдәм итәр дип ышанабыз. Камыр басканда, татлы ризыкны пешергәндә аны әзерләүче хатын-кызлар бу эшләрне бар тырышлыкларын гына түгел, иң изге, ихлас теләк-тойгыларын да салып башкарды. Алар гадәти булган бу чәй тәменең алгы сызыкта яугирләр өчен тамак ялгау гына түгел, туган йорт, якташларның ярдәме, ныклы тыл турында искәртү дә булуын яхшы аңлыйлар. Резида Нигъмәнова, Митрә-Әюп авылы мәдәният йорты мөдире.