СВО
23 Апреля , 06:55

Яшьләр яңа һөнәргә өйрәнә

Һәр дәвердә дә алыш яланында өстенлекне корал хәл итә. Заман башка – заң башка, диләр бит. Безнең көннәрдә дошманга каршы көрәштә пилотсыз очкычлар – иң нәтиҗәле корал.

Яшьләр яңа һөнәргә өйрәнәЯшьләр яңа һөнәргә өйрәнә
Яшьләр яңа һөнәргә өйрәнә

 Дрон – хәрби хәрәкәтләр барган зонада иң кирәкле җиһаз. Бу заман коралына иң оста идарә итүчеләр – компьютер уеннарын уйнап, пульт белән “син” дип “сөйләшә алган” яшьләр. Республиканың һөнәри уку йортларында белем алып, артабан Ватаныбызны саклаучылар сафына басырга карар иткән яшьләр дә бар. Күптән түгел Башкортстанның яңалыклар интернет-порталын да шундый ватанпәрвәр яшь егет турында язма дөнья күрде Аңа күптән түгел генә егерме яшь тулган. Язма авторы аның белән гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә алу пунктында очрашып сөйләшкән. “Дөресен генә әйткәндә, коптерлар белән бөтенләй эшли белмим. Тик миңа алар белән эш итәргә өйрәнү кызык. Уку йортында транспорт чарасы йөртүче һөнәрен үзләштерә алганмын икән – димәк, пилотсыз очкычка да идарә итә алачакмын, дип уйладым. Мин яңалыклар үзләштерергә, нәрсәгә дә булса өйрәнергә яратам. Әңгәмә барышында миңа пилотсыз очкычлар гаскәрендә хезмәт итү турында сөйләделәр, компьютерлар турында әзме күпме мәгълүматлымын. Без үсмер чакта дусларым белән еш кына компьютер уеннарында “көч сынаша” идек. Димәк, мин дөрес юл сайлаганмын. Әлегә бер елга контракт төзешергә карар иттем. Әлбәттә, хәрби бәрелешләр зонасында анда хезмәт итү – компьютер уены түгел. Мондагы офицерлар миңа дроннарга идарә итүчеләр алгы сызыктан читтәрәк эшләвен аңлаттылар. Ничек кенә булмасын, мин хәзер балигълык яшенә кергән кешемен – карар иткән карарымның бөтен җаваплылыгын аңлыйм. Махсус операция зонасында дошманган каршы көрәшүче берничә танышым бар. Аларның кыска вакытлы ялга кайтканда андагы хезмәт шартлары турында сөйләгәннәре бар. Кемдер: “Адреналин шәп!” – диде, кем дер: “Безгә анда уйланып, күңелсезләнеп торырга вакыт юк”, – диде. Ә инде бер яхшы танышым: “Тойгыга бирелеп, уйлап тормый гына алга омтылма. Командирыңны тыңла. Хәрби дусларың белән иңгә-иң ку еп эшлә”, – диде. Мин аның бу сүзләрен һич онытмаячакмын. Хезмәт итәчәкмен. Һәм дроннарга идарә итүче булачагыма шатмын. Барысы да яхшы килеп чыгачак”, – дип сөйләгән яшь ватандашыбыз. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өстенлекләре нинди соң? БПЛА операторлары дошман белән турыдан-туры бәрелеш барган линиядән читтә эшлиләр, алар өчен хәвефсезлекнең югары дәрәҗәсе тәэмин ителә. Бу төр гаскәрләрдә хезмәт итү өчен 18 яшьтән 45 яшь кәчә ир-егетләрне көтәләр. Шулай ук Оборона министрлыгы белән контрактны тәүдә бер елга төзешеп була. Аны үт кәннән соң хәрбиләр бу эштән китә яки яңа контракт төзешә ала. Контрактта пилотсыз оч кычка идарә итүчене аның ризалыгыннан тыш башка хезмәтне башкару өчен яки башка гаскәр төрләренә күчереп булмый, дип языла. БПЛА өлкәсендә контракт төзешкән хәрбиләр тулы социаль пакеттан – закон тарафыннан каралган барлык түләүләрдән, ташламалардан һәм социаль гарантияләрдән файдалана ала. Моннан тыш, студентлар өчен махсус шартлар бар. Югары уку йортында белем алучылар бер елга академия отпускасын алып, контракт төзешә һәм бер елдан соң бюджет нигезендә укуын дәвам итә ала. Нәтиҗәле эшчәнлек өчен өстәмә түләү дә каралган. БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү шартлары белән кызыксынучылар шушы хактагы тулырак мәгълүматларны баш бат.рф. сайтында, шулай ук 122 номеры буенча шалтыратып яки район үзәгенең Ленин урамын дагы 51нче санлы бинада урнашкан хәрби комиссариатка 8-927-22-94-337 телефоны аша мөрәҗәгать итеп белә ала.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас