Барлык яңалыклар
Новости
28 март , 06:45

Санлы сервислар төп ихтыяҗга әйләнде  

  Районыбызга  эш сәфәре  белән Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министры урынбасары Динар Данил улы

Санлы сервислар төп ихтыяҗга әйләнде
Санлы сервислар төп ихтыяҗга әйләнде  

Шәрәфетдинов булып китте. Муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында узган очрашуда хакимият башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, авыл биләмәләре  хакимиятләре белгечләре, муниципаль хезмәткәрләр катнашты. Белгечләр белән бергә муниципаль идарә процессын санлаштыру һәм дәүләт мәгълүмат системаларында эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук һәр кешегә турыдан-туры кагылышлы темалар да кузгатылды.  Зур булмаган авылларда мобиль элемтә һәм интернетның сыйфаты, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу уңайлылыгы турында фикер алыштылар.   Бу эшләр «Мәгълүматлар икътисады» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бүген санлы сервисларга керү – йортта ут яки су белән тәэмин ителү кебек үк төп ихтыяҗ булып тора, ул районда яшәүчеләрнең барысына да уңайлык, оперативлык һәм тигез мөмкинлекләр тәэмин итә. Динар Данил улы Шәрәфетдинов шулай ук Башкортстан Республикасында элемтә бәйләнешен һәм интернетны үстерү проектлары, электрон хезмәтләр, МАХ мессенджеры турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.  

Санлы сервислар төп ихтыяҗга әйләнде
Санлы сервислар төп ихтыяҗга әйләнде
Санлы сервислар төп ихтыяҗга әйләнде  
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас