

Һәр ел июнь аеның өченче яшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләнеп үтелә. Районыбыз халкы сәламәтлеге сагында көн-төн фидакарьлек өлгеләре күрсәтүчеләрне данлау һәм хөрмәтләү йөзеннән район мәдәният йортында тантаналы кичә үтте. Чараны ачып, медицина хезмәткәрләренә иң ихлас котлау сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев мөрәҗәгать итте. – Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!Һәммәгезне дә ихлас йөрәктән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм! Сезнең һөнәрегездә иң мөһиме – югары жаваплылык хисе, һөнәри осталык, шәфкатьлелек, игътибарлылык, кешеләрнең хәленә кереп, аларга ихлас ярдәм итү. Авыру кешеләрне савыктырып аякка бастыру, сәламәтлекләрен ныгыту, гомерләрен саклап калу һәм озынайту хакына көнтөн үз үзегезне аямыйча хезмәт итүегез, төрле хәлләрдә дә иң дөрес дәвалау юлы табып, уңышлы эшчәнлеккә ирешүегез соклану һәм горурлык хисләре тудыра. Сезнең арагызда үз һөнәренә чиксез бирелгәннәр эшли, дөньядагы иң изгелекле эштә – кешеләрнең сәламәтлеген, хәтта гомерләрен саклап калу хакына үз- үзегезне аямый хезмәт итүегез, тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә һөнәри бурычларыгызны тайпылышсыз җиренә җиткереп үтәвегез – бик әһәмиятле, җәмгыятебез өчен мөһим һәм мактаулы гамәл. Сез барыгыз да районыбызда иминлек тәэмин итү хакына һәркайсыгыз зур батырлык өлгеләре күрсәтеп торасыз, вакытыгыз белән исәпләшмичә, бөтен белемегезне, көчегезне, осталыгыгызны салып, райондашларыбызны төрле чирләрдән саклау хакына хезмәт итәсез. Авыллардагы фельдшер- акушерлык пунктларыннан башлап табиблык амбулаторияләрендә, район үзәк дәваханәсендә җентекле эшчәнлек җәелдергән һәр медицина хезмәткәре үзләре алдына куелган бурычларны тайпылышсыз үтәү аркасында авыр нәтиҗәләргә китерүче чирләрнең иртә ачыкланып, артабан көчәюенә юл куелмый. Гомумән, югары һөнәри осталыгыгыз үз җимешләрен күрсәтеп килә, тырышлылыгыгыз халык иминлегенә хезмәт итә. Һәркайсыгыз мактауга, данлауга лаек, фидакарь каһарманлыгыгыз алдында һәммәбез дә зур хөрмәт белән баш иябез. Һәммәгезгә дә һәм якыннарыгызга барыннан да элек какшамас ныклы сәламәтлек, иминлек, хөрмәт-ихтирам, үтә мөһим һәм кирәкле эшләрегез дә гел уңышлар юлдаш булуын телим. Һөнәрегез яңадан-яңа үрләр яулауга этәрсен, яшәү көче һәм рух күтәренкелеге өстәсен! Ул төрле буын һөнәр ияләренең фидакарьлегенең әһәмиятлелеген билгеләп үтте, бигрәк тә соңгы елларда махсус хәрби операция шартларында чын каһарманлык өлгеләре күрсәтүче табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, хезмәтләндерү персоналының олы хезмәтен мактап телгә алды, изге Гиппократ антына тугрылык саклаган медикларыбызның барысынада уңышлар теләп, бер төркеменә бүләкләр тапшырды. Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының күкрәккә тагыла торган «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән Тайняш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Әлфия Ришат кызы Кәримова бүләкләнде. Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатларына район үзәк дәваханәсе шәфкать туташы Илмера Фаил кызы Големова , теш технигы Салават Таһир улы Мөсәлләмов лаек булды. «Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау отличнигы» Күкрәккә тагыла торган билгеләре табиб-тарпевт Эльза Илфат кызы Биглова, шәфкать туташы Гүзәл Рәшит кызын Нуруллинага тапшырылды. “Мактаулы остаз” билгесенә поликлиника мөдире, табиб-терапевт Лилия Рәсим кызы Хакова лаек дип табылды. Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары район үзәк дәваханәсенең баш шәфкать туташы Гөлнур Вячеслав кызы Йосыпова, кабул итү бүлегенең шәфкать туташы Рима Фларит кызы Фәттаховага тапшырылды. Югары һөнәри осталыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен табиб-инфекционист Урал Рәузеләнәф улы Ирназаров күкрәккә тагыла торган «Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Мактау грамоталарына Тәнзилә Рәшит кызы Гыйльманова, Ирина Айрат кызы Насыйбуллина, Ләйсән Флүр кызы Сәйфуллина, Гөлчәчәк Тәлгать кызы Хәбирова, Рәсилә Фәрит кызы Хәмидуллина лаек булды. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары Зөлфия Динар кызы Корбанова, Айгөл Радик кызы Габдуллина, Лена Рәдис кызы Латыйпова, Гөлназ Борис кызы Макулова, Лиана Вахит кызы Хәмәтдиновага тапшырылды. БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның Рәхмәт хатларына сәламәтлек саклау системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен табиб-стоматолог Флүр Миңневәли улы Газиев, табиб-хирург Рөстәм Мәүләви улы Кашаев, табибҗ-терапевт Азалия Салават кызы Тәлбиева, шәфкать туташы Галина Витальевна Семенова лаек дип табылды. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Азат Рамил улы Бикмөхәммәтовның чыгышы көн дими, төн дими вазыйфа бурычларын намуслы башкарган барлык медицина хезмәткәрләренә, хөрмәтле тармак ветераннарына изге теләкләр белән тулып, аларның үтә мөһим һәм кирәкле хезмәтләренең әһәмиятлелеге дәлиле булып яңгырады. Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте, профсоюз оешмасында актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Башкортостан республика оешмасы Мактау грамотасы белән дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары Кадрия Рәфис кызы Исламова бүләкләнде. Җаваплылыгы чикләнгән «Идел» җәмгыяте, «Рәхмәт, табиб» хәйрия фонды директоры Ришат Дамир улы Арсланов исеменнән сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен терапия бүлеге мөдире Лена Мөхәммәт кызы Мөхәммәдиева, табиб-хирург Айвар Айрат улы Баянов, функциональ диагностика табибы Илнара Ринат кызы Насретдинова хөрмәтләнде. Номинациядә тавыш бирү йомгаклары буенча “2026 елда район үзәк дәваханәсенең иң яхшы табибы” номинациясендә табиб-педиатр - Энҗе Рәшит кызы Гарифуллина җиңде, “Иң яхшы фельдшеры” исеменә фельдшер-лаборант Зөлфия Равил кызы Баембитова лаек булды, “Иң яхшы шәфкать туташы” исемен УЗИ кабинетының шәфкать туташы Чулпан Фәнил кызы Баембитова яулады, “Район үзәк дәваханәсенең иң яхшы хуҗалык эшчесе" дип Алия Фаат кызы Заһидуллина табылды. Сәламәтлек саклау системасындагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен район үзәк дәваханәсенең Рәхмәт хатлары Гүзәл Гыйниятулла кызы Гатина, Гүзәл Флорит кызы Галина, Урал Рәузеләнәф улы Ирназаров, Айгөл Фәһим кыз Мусина, Миләүшә Фиргать кызы Сәгъдиева, Регина Илнур кызы Шәфыйкова, Светлана Фларит кызы Фәйрушина , Алия Роберт кызы Вәлиева, Рина Вәдүт кызы Закирова, Резеда Рафаил кызы Мөсәлләмова, Лариса Борис кызы Хисаева , фельдшер-лаборант Светлана Равил кызы Әхмәтгәрәева, Ләйсән Габидулла кызы Габдрафикова, Чулпан Фәнил кызы Баембитова, Венера Рифан кызы Батыров, Гөлчәчәк Салават кызы Солтанова, Эльвира Җәмил кызы Сәйфетдинова, Илмира Рафил кызы Хәмәтдинова, Глүзә Фидрат кызы Хөснерьялова, Светлана Венер кызы Шәрипова, Венера Рифгать кызы Макулова, Линария Җәмил кызы Әсмәндиярова, Алия Фаат кызы Заһидуллина, Алия Нәҗип кызы Нәбиуллина, Айрат Фәндәр улы Сәйфуллин, Аида Фларит кызы Фазлыева, Айнур Әдис улы Фәтхетдинов, Гөлшат Алег кызы Хәнәфина, Гөлсинә Рәҗәп кызы Шәйморатова, Раушания Нәүфәл кызы Яхинага тапшырылды. Район үзәк дәваханәсенең Рәхмәт хатлары белән Лиза Риф кызы Хәкимова, Азат Мансур улы Фәткуллин бүләкләнде. Район мәдәният йорты хезмәт кәрләре чараны музыкаль номерлар белән бизәде. Алда тагын райондашларыбыз иминлеге хакына тәүлек әйләнәсенә фидакарь хезмәт вахтасы дәвам итә. Барлык табиб -табибәләргә, фельдшерлар һәм шәфкать туташларына, лаборатория һәм хезмәтләндерү персоналына – һәммәсенә дә яңадан- яңа хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.