

Анда Русия ДОСААФының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Игорь Нуриман улы Нурмөхәммәтов, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин катнашты. Киңәшмәдә төп мәсьәлә итеп чираттагы биш елга урындагы ДОСААФ бүлегенә рәисен сайлау булды.
Оешманың соңгы биш ел эчендәге эшчәнлеге турында эчтәлекле хисап белән аның җитәкчесе Ринат Раян улы Ризванов чыгыш ясады. Бу вакыт эчендә урындагы ДОСААФ бүлеге яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, оборона-спорт ярышлары, хәрби хезмәткә чакырылучыларны әзерләү буенча шактый зур эшчәнлек алып барылды. “Бу безнең бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе, район хакимияте башлыгына һәм районыбызның оешма-предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм”, – диде үз чыгышында Ринат Раян улы. Ул киләчәктә дә балалар һәм яшүсмерләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү өчен җиң сызганып эшләргә ышаныч белдерде.
Яңа биш еллык чорга урындагы ДОСААФ бүлеге җитәкчесе итеп бертавыштан Ринат Раян улы Ризванов сайланды.