

Температура төнлә +2,+7, көндез +12,+17 градуска кадәр төшәчәк. Алдагы ял көннәрендә республиканың кайбер төньяк һәм таулы районнарында һавада һәм туфрак өстендә төнге һәм иртәнге салкыннар көтелә, дип фаразлый синоптиклар.
Республикада кыска вакытлы яңгырлар күбесенчә Төньяк районнарда күзәтеләчәк.
Бүген, 28 августта көндез һава +21,+26 градуска кадәр җылыначак. Кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар көтелә, җил көнбатыштан, уртача.
Шимбә көнне, 29 августта, сизелерлек суытачак. Республика территориясенең күп өлешендә яңгырлар явачак. Термометр баганалары төнлә +7,+12 градус күрсәтәчәк. Көндез температура +25 градустан югары күтәрелмәячәк. Җил юнәлешен төньяк-көнбатышка һәм Төньякка үзгәртәчәк.
Якшәмбе, 30 августта температура төшүен дәвам итәчәк. Төнлә +3-8 градус булачак, урыны белән туфракта беренче кыраулар барлыкка килергә мөмкин. Көндез һава бары тик +13,+18 градуска кадәр җылыначак. Кечкенә яңгырлар булу ихтималы сакланачак, җил төньяк-көнбатыштан, уртача булып калачак. Алдагы эш атнасында һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.
Чыганак: «Башинформ»