ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Новости
31 август , 11:16

«Машук»XVII Бөтенрусия яшьләр форумында катнашты

Айгиз Равил улы Мадияров - «Машук»XVII Бөтенрусия яшьләр форумында катнашучы!

«Машук»XVII Бөтенрусия яшьләр форумында катнашты«Машук»XVII Бөтенрусия яшьләр форумында катнашты
«Машук»XVII Бөтенрусия яшьләр форумында катнашты

8 августтан 22 августка кадәр Пятигорскта “Росмолодеж” эгидасы астында масштаблы «Машук» форумы узды. Катнашучылар арасында - «Беренчеләр хәрәкәте» нең Чакмагыш районындагы бүлекчәсе рәисе Айгиз Равил улы Мадияров.

 Айгиз Равил улы мәйданчыкта безнең район яшьләре мәнфәгатьләрен яклады һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистларын, студентлар бергәлеге остазларын һәм лидерларын берләштергән «Бердәмлек» сменасының (15-22 август) бер өлеше булды. Форумда катнашучылар яшьләр белән эшләүнең иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алыштылар, проект эшчәнлеге күнекмәләрен арттырдылар һәм үз инициативаларын якладылар. Программаның мөһим өлеше Росмолодежь грант” конкурсы булды. Грантлар – максатларны реаль проектка әверелдерү өчен бик яхшы мөмкинлек.

«Машук»XVII Бөтенрусия яшьләр форумында катнашты
«Машук»XVII Бөтенрусия яшьләр форумында катнашты
«Машук»XVII Бөтенрусия яшьләр форумында катнашты
«Машук»XVII Бөтенрусия яшьләр форумында катнашты
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас