ИГЕНЧЕ
+10 °С
Ясно
Новости
10 Сентября , 09:47

Балачак эзләре буйлап

10 сентябрьдә күренекле якташыбыз, күп еллар Азия дәүләтләрендә илебезнең тулы хокуклы вәкиле вазыйфаларында эшләгән почетлы диломат, әлеге көндә Русия Президенты карамагындагы Башкортстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле киңәшчесе вазыйфасындагы хезмәт ветераны Ришат Нурахман улы Халиков районыбызда булып китте.

Балачак эзләре буйлапБалачак эзләре буйлап
Балачак эзләре буйлап

Мәртәбәле  кунак иң тәүдә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә булды. Аның әнисе бу мәктәптә 13 ел укытучы булып эшләгән. Шактый еллар Мәскәүдә һәм чит дәүләтләрдә яшәгән якташыбыз мәктәп музеена бүләкләр тапшырды. Якташыбыз шулай ук шәйморатовчылар һәм кадетлар белән аралашты. Укучыларның шундый хөрмәтле кеше белән очрашу һәм аның үгет-нәсихәтләрен ишетү мөмкинлеге булды.  Ул укуның, ата-аналарга хөрмәт һәм кече Ватанга мәхәббәтнең мөһимлеген ассызыклады. Бу сүзләр, һичшиксез, укучыларның йөрәкләрендә яңгыраш табар һәм алар өчен киләчәккә үгет-нәсихәт булыр.

Артабан Ришат Нурахман улы район тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булып, аның  коллекциясен истәлекле эскпонатлар белән тулыландырды.

Югары кунак Рәҗәп, Аблай урта мәктәпләрендә дә булып,  яшь армиячеләр, укуда һәм җәмәгать эшләрендә алдынгы укучылар белән аралашты.

Балачак эзләре буйлап
Балачак эзләре буйлап
Балачак эзләре буйлап
Балачак эзләре буйлап
Балачак эзләре буйлап
Балачак эзләре буйлап
Балачак эзләре буйлап
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас