ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
8 декабрь 2022, 12:00

Бәрәкәтле гомер көзе

Тырыш игелекле хезмәте, әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы мөгамәләсе, тормыш сөючәнлеге, ихласлыгы белән тормыш юлында абруйихтирам яулап, бәрәкәтле гомер көзләрен кичерүче меңәрләгән абый-апалар арасында район үзәгендә яшәүче хөрмәтле хезмәт ветераны Фәридә Зыязетдин кызы Йосыпова аерым урынны тота.

Бәрәкәтле гомер көзе
Бәрәкәтле гомер көзе

Шушы көннәрдә күркәм гомер бәйрәмен – 85 яшьлек юбилеен билгеләүче мөлаем йөзле әлеге апа белән аның тормыш юлына байкау ясап әңгәмәләшеп утырдык. Иске Биккенә авылында 1937 елның 10 декабрендә зыялы гаиләдә дөньяга килгән ул. Әтисе – Бөек Ватан сугышы һәм тыл хезмәте ветераны Зыязетдин Абдулла улы Аллабирдинга берничә ел күмәк хуҗалык идарәсе рәисе, колхозлар эреләтелгәч, Ильич исемендәге колхоз рәисе урынбасары йөген тартырга туры килә, хаклы ялга чыккач та ревизия комиссиясе рәисе, актив җәмәгатьче булып кала. Сөекле гомер юлдашы, булдыклы колхозчы Маһира Гыйльметдин кызы белән биш балаларына да төпле белем, ныклы тәрбия биреп үстерә алар. Фәридә кече яшьтән үк теремек, күпне белергә омтылучан, булдыклы, максатчан кыз булып үсә. Авыл мәктәбе белән генә чикләнмичә, район үзәгендә урта белемгә ия була, Уфада совет сәүдәсе училищесында сатучы, товаровед-контролер белгечлекләрен үзләштерә. Яшь белгеч 1956 елда юллама белән Иске Калмаш авылы магазинына эшкә кайта. Булдыклы, эшчән, энергиясе ташып торган чибәр кызны барысы да ярата, үз итә биредә, тиздән сәүдә ноктасының директоры итеп тәгаенлиләр үзен. Ә барыннан да ныграк, әлбәттә, аны яшь, чибәр, перспективалы белгеч Мәмдух Назыйф улы Йосыпов үз итә. Ике арада кабынган сөю ялкыны илле дүрт ел дәвамында тирә-якка өлге булып торган тату матур гаилә кору белән тәмамлана. Артабан инде – “энә кая, җеп шунда”: гаилә башлыгын җаваплы вазыйфаларга тәгаенләп, бер урыннан икенчесенә күчереп йөртәләр. Фәридә исә Иске Калмаш, Сыйрышбаш, Яңа Коты авыллары магазиннарында мөдир, сәүдә отличнигы була. Планнарын һәрчак арттырып үтәве, сатып алучыларга да мөлаем карашлы булганы, даими рәвештә уңышларга ирешүе өчен бик күп Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр белән бүләкләнә. 1970 елда күкрәген “Фидакарь хезмәт өчен. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп” медале бизи. Һәрчак яңалыкка омтылуы, кызыксынучанлыгы, үзен башка өлкәләрдә сынап карау теләге 20 елдан артык авыл кооперациясендә иң алдынгыларның берсе исәпләнгән Фәридә Зыязетдин кызын тормыш юлында яңа юнәлеш алырга этәрә – ул яңа ачылган саклык банкына контролер-бухгалтер булып эшкә күчә һәм биредә дә ике дистә ел үз эшенең чын остасы булып хезмәт сала. Ныкышмалы, тәвәккәл, бөтен эшкә дә кыю алынучы мөлаем ханым коллективларында да, әйләнә-тирәдәгеләр арасында да һәрчак абруй-ихтирамлы була. Эшен вакытында күрә-бәһалый белүләрен дә йортында кадерләп сакланган һәм оныкларына тәрбияви йогынтылы булып торучы бихисап Почет грамоталары, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, югарыда телгә алынган юлбашчыбыз В.И.Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан бирелгәнгә өстәп “Хезмәт ветераны” медале, күкрәккә тагыла торган билгеләр ачык күрсәтә. Алар янәшәсендә Бөтенсоюз ярышында җиңүче Дипломы, Саклык банкының Башкортстандагы бүлекчәсенең атказанган хезмәткәре дигән билгеләр аерым урынны тота. Ә иң зур бәһа, әлбәттә – хезмәттәшләренең ихлас ихтирамы, әйләнә-тирәдәгеләрнең яхшы мөнәсәбәте, һәр эшендә гел ярдәмгә ашкынып торулары һәм вакытында дәртләндерә барулары. Хезмәтендә генә түгел, гаилә тормышында да уңышлы һәм бәхетле Фәридә Зыязетдин кызы. Үзен күз карашыннан ук аңлап торучы, һәр башлангычында ярдәмчесе – сөекле гомер юлдашы, районыбыз тормышында тирән эз калдырган көчле җитәкче һәм яхшы, зыялы шәхес Мәмдүх Назыйф улының бу дөньяны иртәрәк калдырып китүе генә үкенечле. Илле дүрт елдан артык алар сокландыргыч матур гомер кичерделәр. Мәхәббәт җимешләре – уллары Алмаз, кызлары Миләүшә белән Ләйсәнне дә тормышта лаеклы урын таба белгән шәхесләр итеп тәрбияләп үстерделәр. Һәр балаларына югары белем алырга ярдәм иттеләр, яраткан парлары белән никахлашу тантаналарын истә калырлык итеп оештырып үткәрделәр, оныкларын үстерештеләр. Районыбыз икътисадын үстерү хакына тырыш хезмәт өлгеләре күрсәткән Мәмдүх Назыйф улының изгелекле йөрәге тибүдән туктауга да дистә еллап инде, әмма Фәридә ханым аның турындагы хәтерне килер буыннарда да дәвам итү өчен бөтен тырышлыгын сала. Иркен йортның һәр бүлмәсендә аның фоторәсемнәре, шәхси әйберләре кадерләп саклана, оныкларына ядкарь булып тора. Балалары йөз аклыгы Фәридә Зыязетдин кызының. Тәүге мәхәббәт җимешләре – уллары Алмаз – әтисе кебек авыл хуҗалыгында дан казанган шәхес. Авыл хуҗалыгы институтында укыганда ике ел армия хезмәтендә дә булып кайта. Диплом алгач, авыл хуҗалыгы идарәлегендә дәүләт техник күзәтчелек идарәлеге инженер-инспекторы булып хезмәт юлын башлый. Дистә елдан һөнәрчелек-техник училищесына күчеп, махсус дисциплиналар укытучысы, директор урынбасары вазыйфаларында үзен яхшы педагог итеп күрсәтә. 2001 елда машинатрактор станциясе җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Районыбыз һәм республика икътисадын ныгытуда хезмәтләре өчен бик күп бүләкләргә, югары исемнәргә лаек була, эшне фәнни нигездә оештыруны ният итеп, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була. Оештыру осталыгын, җитәкчелек сәләтен бәһалап, Кушнаренко районы хакимияте башлыгы вазыйфасына тәгаенләгәч тә үзен булдыклы район җитәкчесе итеп таныта, җәмәгать эшләрендә дә активлык белән аерылып тора. Бүген ул яңадан машина-трактор станциясен җитәкли, аның кул астында кайчандыр әтисе җитәкчелек иткән Яңа Коты, аның авылдашы Марсель Хуҗинның якты эзләре сакланган Иске Бәшир төбәкләрендә төзү-төзекләндерү, иген үстерү, мал асрап тормыш-көнкүрешне яхшырту белән мәшгуль. Җәмәгате – күп еллар нотариаль контораны җитәкләүче Зилә Фәнил кызы белән Альбина исемле кыз үстерделәр. Ул исә Илгиз исемле булдыклы егет асылы белән гаилә корып, Искәндәр исемле малай үстерәләр. Кызлары Миләүшә Башкортстан дәүләт университетын тәмамлады. Уфада төпләнде. Аның тормыш юлдашы да Илгиз исемле, уллары Илдар үсеп килә. Ләйсәннәре дә югары белемгә ия, шулай ук башкалада яши. Пар канаты Руслан белән Азалия исемле кыз, Әмирхан исемле ул үстерәләр. Фәридә Зыязетдин кызының бәхетле картлыгын әнә шулай оныклар һәм туруны да аерым бизәкләр өстәп тулыландыра. Гомумән, ишекләре һәрчак киң ачык бу йорттан кешеләрнең өзелгәне дә юк, диярлек. Телефоны да шылтырамый торган чагы сирәктер. Җәйләрен исә яшьлек дәртен югалтмаган апабыз бакчасында яшелчә-җимеш, чәчәкләр үстерә. Кош-корт кына түгел, умарта күчләрен тәрбияләүне дә читкә куйганы юк әле… Болар – аның күңел халәте, яшәү рәвеше дә. Апа белән әңгәмәбезне тәмамлап кайтыр якка кузгалганда тышкы яктан ук үзенчәлекле нур сибеп торган йортка караш ташладым. Һәр нәрсәдә тәртип, пөхтәлек күзгә ташланып тора. Булдыклы, тырыш, көчле рухлы кеше яшәгәнгә шулай ул. Уңган йорт хуҗабикәсе, ихтирамлы шәхес Фәридә Зыязетдин кызы Йосыповага артабан да исәнлексаулыкта, балалар-оныклар, күп санлы дус-туганнар арасында бәхетле матур озын гомер кичерергә насыйп булсын, дип телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: