Бер ел элек без бергәләп аны “Башкортстан Республикасының атказанган юристы” исеменә лаек булуы белән ихлас котлаган идек. Бу югары бүләкне аңа Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тапшырган иде. Һәм менә ул яңа казанышка иреште – Нәүфәл Рабис улы хаклы рәвештә ел юристы дип табылды. Кемнәргәдер юрист һөнәре авыл өчен әллә ни әһәмияте булмаган эшчәнлек төре кебек күренер. Безнең районыбыз – төбәгебезнең азык-төлек иминлеген уңышлы хәл итүче республикабыздагы аграр бастион ул. Шуңа да күренекле якташларыбыз арасында терлекчелектә, үсемлекчелектә зур уңышлар яулаган, перспективалы предприятиеләр нигезләгән, туган районыбызда өстәмә эш урыннары булдыручы уңганнар һәм булдыклылар күпчелекне тәшкил итә. Гомумән, беренчедән, Чакмагыш төбәге элекэлектән күпкырлы талантларга бай. Алар арасында районыбыздан читтә дә хезмәтләре белән данлы киң билгеле галимнәр, табиблар, каләм әһелләре күп, андыйлар беркайчан да туган җире белән бәйләнешләрне өзми. Әйткәндәй, Нәүфәл Рабис улының тормыш юлы да – моның ачык дәлиле. Икенчедән, ике дистә елдан артык инде республика һәм федераль дәрәҗәләрдә закончалылыкны камилләштерүгә өлеш кертүенә карамастан, аның авыл хуҗалыгын үстерүдә дә ярдәме зур булуын берәү дә инкарь итмәс. Дөресен әйткәндә, яшьлек елларыннан ук тыгыз аралашып яшәгән кеше буларак, мин аны һич кенә дә юрист булырга җыенды, димәс идем. Ул язмышын туган җиренә фидакарь хезмәт белән бәйләргә омтылды. Кушнаренкода авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, туган “Кызыл Октябрь” колхозына эшкә кайтты, Мәскәүдә авыл хуҗалыгы академиясендә белемен күтәрде. Анда ул төпле белеме белән туган районыбызга күбрәк файда китерергә омтылыш белән керде. Армиядә хезмәт итеп кайтып, академиядә укуын дәвам итте һәм тырышлыгы аркасында Мәскәүгә аспирантурага юнәлтмә алуга иреште. Мәскәү пропискасыннан башка, югары даирәләрдә бәйләнешләрсез – бары тик үзенең тырышлыгы һәм укуында искиткеч яхшы өлгереше белән генә! Бу – 1991 ел өчен тиңдәше булмаган, тормышка ашырылуына һич ышанырлык түгел очрак. Мондый уңыш миллионнан бер кешегә генә елмаядыр әле. Академия дипломлы Нәүфәл зур сөенеч белән... юк, аспирантурага юлланмады әле. Ул туган Чакмагыш районының “Кызыл Октябрь” колхозына комплекслы бригада бригадиры булып әйләнеп кайтты. Күпләр аның бу сайлавын артабангы перспективасыз, дип бәһаладылар. Ә үзе моны бердәнбер дөрес мөмкинлек итеп кабул итте, чөнки аны туган җире һәм шушы газиз җиргә күбрәк файда китерү теләге тартып кайтарды. Үзган гасырның туксанынчы елларында җир корылышы законнарының камил булмавын үз җилкәсендә тулысынча тою һәм моңа бәйле проблемаларны хәл итәргә, туган колхозына, шул исәптән илебездәге меңәрләгән шундый ук хуҗалыкларга ярдәм итәргә омтылышы аны колхозда эшләвен дәвам итү белән беррәттән юрист һөнәренә укып чыгарга, җиргә бәйле хокукый мөнәсәбәтләрне хәл итүгә ныклап тотынырга этәрде дә инде. Тиздән шушы юнәлештә ул диссертация яклады һәм Башкортстан Республикасының Җир корылышы һәм җирләрдән файдалану буенча дәүләт комитетына – бүгенге Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына эшкә күчеп, үз идеяләрен тормышка ашырырга тотынды. Анда эшләгәндә Нәүфәл Янбухтин Башкортстан Республикасының Җир кодексын, “Җирдән файдаланганда закон таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында” һәм “Җирдән файдаланган өчен түләү турында”гы законнарны, җирдән файдалану һәм аны саклауга дәүләт контроле турындагы нормативхокукый актларны эшләүдә актив катнашты, соңрак шушы үтә мөһим документлар үтәлешен практикада тәэмин итү белән шөгыльләнде. Ә артабан инде чигенү юллары ябылды, чөнки республика һәм федераль дәрәҗәдәге хокукияттәге җитешсез яклар бер җир мөнәсәбәтләрендә генә торып калмый әле. Соңгы ике дистә ел эчендә Нәүфәл Рабис улы авыл хуҗалыгы, экология, җирле үзидарә, икътисад өлкәләрендә законлылыкны үстерүгә шактый зур өлеш кертте. Үзәк сайлау комиссиясендә эшләгән чорында ул Башкортстан Республикасының Сайлаулар турындагы кодексын камилләштерде, авыл биләмәләрен берләштерү буенча референдумнар, республиканың шәһәр һәм районнары башкарма органнарына өстәмә депутатлар сайлаулар үткәрде. Бүген Нәүфәл Янбухтин Башкортстан парламентының законнар чыгару инициативаларын федераль дәрәҗәдә этәрү белән мәшгуль. Ул Русиянең Закон чыгаручылар советында зур эшчәнлек алып бара, Дәүләт Җыелышы – Корылтайның башка илләр һәм төбәкләр парламентлары белән хезмәттәшлеген ныгыта. Шушы һәм гади халык күзенә ташланып бармаган аның искиткеч киң эшчәнлек кырлары чынында бик әһәмиятле. Кагыйдә буларак, без аларны бик белеп тә бетермибез. Ә инде республикабыз тормышында күзгә ташланмый гына ниндидер уңай үзгәрешләрне сизәбез икән, хәтта болар өчен кемгә рәхмәт җиткерергә икәнлеген дә белеп бетермибез. Әйткәндәй, чынчынлап тирән фикерләп эш итүче юристларның вазыйфа бурычы да әнә шулай күзгә бәрелеп бармый эшләүгә кагылышлы. Ә инде кайчагында андыйларны зурлап телгә алып, ихлас “рәхмәт” сүзләребезне җиткерү бик гадел килеп чыга. Бүгенге мәкаләдәге кебек, мәсәлән. Нәүфәл Рабис улын башлыча үзен якыннан белүчеләр чын-чынлап ихтирам итә һәм бәһалый да. Ул Федераль Җыелыш сенаторлары, Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары, дәүләт идарәсе органнарындагы күп санлы дуслары арасында аерым абруй һәм ихтирамга ия. Шушы якташыбызның киң җилкәләрендә никадәр зур җа-ваплылык ятуын, аның искиткеч күп файдалы эшләр башкаруын алар яхшы белә һәм аңлый. Бүген илебез һәм республикабыз җиңел булмаган чор кичерә. Русиягә дөнья тарихында моңарчы бер генә дәүләткә карата да күрсәтелмәгән көчле санкцияләр басымы ясала. Илебезгә каршы 13 меңгә якын берьяклы чикләү чаралары кертелгән. Кулларына корал тотып, ватандашларыбыз неонацистлар һөҗүменә каршы тора. Илебезнең оборона куәтен күтәрү, икътисадын ныгыту һәм аны көнбатыш технологияләренә бәйлелектән арындыру, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бар яклап та ярдәм күрсәтү – боларның һәммәсе дә соңгы чорда Нәүфәл Янбухтин актив рәвештә әзерләү белән шөгыльләнгән төпле уйланылган һәм оператив кабул ителүче хокукый карарлардан башлана. Аларның күпләре практикада уңышлы тормышка ашырылды һәм яңа законнар нигезен тәшкил итә, күп предприятиеләребезгә санкция нәтиҗәләрен йомшартуга китерде, республика халкы мәнфәгатьләрен яклауга булышлык итте, икътисади кризис йогынтысын күпкә киметүгә китерде. Бер сүз белән генә әйткәндә, Нәүфәл Рабис улы Янбухтинның яңа югары бүләккә лаек булуына һич гаҗәпләнерлек түгел. Ул чынчынлап моңа лаек. Табигатьтән килгән тыйнаклыгы аркасында аның үзеннән бу хакта ишетермен димә, шуңа күрә якташыбызның чираттагы уңышы турында гәзит битләре аша бөтен районыбызга җиткерүне намус эше итеп исәплим. Әйткәндәй, бүләкләү турында хәбәрне ишетү белән үк гәзиткә шушы мәкаләне әзерләгәндә аңа шылтыратып, җаваплы эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә һәм шәхсән котларга, гәзиттә дөнья күрәчәк мәкалә турында әйтеп сөендерергә теләгем тормышка ашмый калды. Эш урынында булып чыкмады дустым: ул инде Мәскәүгә Закон чыгаручылар советының чираттагы киңәшмәсенә – илебезнең оборона куәтен ныгытуга булышлык итәчәк хокукый базаны камилләштерү тәкъдименә этәргеч бирергә юнәлгән. Гомумән әйтсәк, Нәүфәл – ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый торган, һәрчак югарыга омтылучы затлардан. Үзе өчен түгел, әлбәттә, ә җәмгыятькә файдалы булсынга омтылучы. Тирә-юньдәге кешеләргә. Газиз туган җиренә. Ә “туган җир” төшенчәсен төрлечә аңларга мөмкин – йөрәгеңә якын җир итеп тә, хәтта бөтен җиһан киңлеген иңләрлек итеп тә. Кайчандыр ул бөтен көче белән районыбыз мәнфәгатьләрен генә алга сөрә иде. Ә хәзер инде бөтен күңелен салып, тырышлыгын илебез ихтыяҗларын яклауга юнәлтә. Аңа киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.