Районыбызны хуҗалык итүнең барлык тармакларында да чын мәгънәсендә өлгеле төбәк дип әйтергә була. Авыл хуҗалыгы тармагы булсынмы ул, төзү-төзекләндерү, төрле дәрәҗәдәге дәүләт программаларында актив катнашу булсынмы – җирлегебез һәр тармакта күркәм уңышларга ирешә. Даими динамикалы үсештә булган районыбызга тәҗрибә уртаклашу, бездәге алдынгы алымнарны өйрәнү максаты белән еш кына башка район төбәкләрдән дә киләләр. Үткән атнада шундый максат белән күрше Кушнаренко районы вәкилләре – муниципаль район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов һәм авыл биләмәләре җитәкчеләре килде. Аларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм безнең район биләмәләре хакимиятләре башлыклары каршы алды һәм социаль объектлар белән сөйләптаныштырып йөрде. Эшлекле сәфәр барышында күрше район вәкилләре Җирле инициативаларны хуплау, “Башкорт ихаталары”, “Авыл җирлекләренең комплекслы үсеше”, “Атайсал” программалары уңышлы тормышка ашырылган авыл биләмәләрендә булды. Районыбыз белән танышу Бәшир авыл биләмәсендә башланды. Биредә кунакларны иң яхшы традициядә – икмәк-тоз һәм җыр-моң белән каршы алдылар. Монда алар иң тәүдә шәрәфле якташыбыз Өлфәт Мансур улы Мостафинның ярдәме белән булдырылган иң мөһим объектларның берсе – заманча корылмалар һәм транспорт белән җиһазландырылган янгыннардан саклану депосын карадылар. Күрше район вәкилләрен районда һәм авыл биләмәләрендә янгынга каршы көрәшнең ничек оештырылуы, ирекле янгынга каршы дружиналар эшчәнлеге кызыксындырды. Реканс Фәнил улы һәм авыл биләмәләре башлыклары аларның барлык сорауларына да җентекле җавап бирде. Кунакларны шулай ук биредә урнашкан Өлфәт Мансур улы исемен йөрткән волейбол уены өчен, кыш көне хоккей тартмасына әверелгән, аның янында ук төрле тренажерлар корылган заманча спорт мәйданчыгы, аның каршында ук урнашкан күркәм ял паркы да сокландырды. Әңгәмә барышында Реканс Фәнил улы мондый объектларның берберсенә якын урнашуы мөһимлеген билгеләде. “Гомумән алганда, бездә бик күп социаль объектлар республика һәм федераль проектлар ярдәмендә эшләнә. Авыл биләмәләренең барысы да ел саен Җирле иниөиативаларны хуплау программасында катнашып, конкурс сынавын үтә һәм ел да нинди дә булса объект төзекләндерелә, биләмә өчен кирәкле транспорт сатып алына. Шулай ук федераль дәрәҗәдәге “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча авылларда ял һәм спорт зоналарына ия парклар ярдәмендә һәм башка объектлар булдырылды”, – диде Реканс Фәнил улы һәм аның әйткәннәре кунакларда берникадәр көнләшү хисләре дә тудыргандыр, бәлки. Чөнки, аларның әйтүе буенча, аларда Җирле инициативаларны хуплау программасында ел саен 5-6 гына биләмә катнашу хокукына ия була ала икән. Әйткәндәй, районыбыз үз туган җирен ихлас яраткан, тырыш хезмәте белән аны ямьләргә, тагын да күркәмрәк итәргә омтылган якташларыбыз белән лаеклы горурлана ала. Артабан күрше район вәкилләре районыбызның әнә шундый райондашыбыз – Дамир Гыйният улы Хәмидуллин үз тырышлыгы белән булдырган бер үзенчәлекле урында булдылар. Рапат юлы өстендә урнашкан бу урында берьюлы ике гыйбадәт йорты – мәчет һәм чиркәү-часовня эшли.
(Язманың ахырын "Игенче" гәзитендә укый аласыз)