Бүген һәркайсы кулыннан килгәнчә яшь коллегаларына изге киңәшләре, тупланган бай хезмәт тәҗрибәләре, үгет нәсихәтләре белән ярдәмләшеп яши, йортларында алар гаилә яме, балалары оныкларының терәк-таянычы булып кала. Хөрмәтле өлкәннәребез һәр өлкәдә үзләре эшләп ялга киткән коллективларында көтеп алынган кунак, өстәвенә зур күпчелеге актив тормыш белән яшәп, җәмәгать чаралары үзәгендә кайный, бөтен тырышлыгын салып, районыбыз данын арттыруга өлеш кертергә омтыла. Кадерле өлкән яшьтәге райондашларым! Һәммәгезне дә ихлас йөрәктән Өлкәннәр көне уңаеннан тәбрик итәм һәм яныбызда булуыгыз, яшәешебезгә ямь өстәп торуыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, гаилә әгъзаларыгыз өчен генә түгел, дус-туганнарыгыз, әйләнә-тирәдәге барча кешеләр өчен кадерле, кирәкле һәм хөрмәт ихтирамлы кешеләр булып калуыгызны телим. Гомер көзләрегез иминлектә, бәхетле узсын, кайгы-хәсрәт җилләре урап үтсеннәр.