Районда “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы уңышлы эшләп килә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча ярдәм итүгә зур игътибар бирә. 2020 елдан 2022 елга кадәр Башкортстанда авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә 6,2 млрд.сум акча юнәлтелгән, шуларның 3,6 млрд. сумын федераль казна бүлеп биргән. Программаның төп юнәлешләре – торак, социаль объектлар, инфраструктура төзү һәм территорияләрне төзекләндерү. Өч ел эчендә торак шартларын яхшырту программасы буенча 486 республика гаиләсе субсидия алган, 107 гаилә өчен аренда килешүе буенча йортлар төзелгән. Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024-2030 елларга авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы проектын эшләгән. Җиде ел эчендә программаны финанслауның гомуми күләме 13,8 млрд сум тәшкил итәчәк. 2024 елда аның чараларына 1,5 млрд.сум юнәлтелгән, алдагы елларда – 2,05 млрд. сум. Акчаларның күп өлеше республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Программа буенча авылларда яшәүче һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарга социаль түләүләр, шулай ук авылда эшләүчеләргә аренда килешүе буенча торак бирү хисабына 9,2 мең кв.метр торак мәйданнары төзү (сатып алу) планлаштырыла. Шулай ук инженерлык инфраструктурасын төзекләндерү һәм компакт торак төзелеше өчен мәйданчыкларны төзекләндерү буенча сигез проект гамәлгә ашырылачак. Районыбызда авыл¬ларны үстерү, гражданнарны тораклы итү буенча актив эшчәнлек алып барыла. Бу җәһәттән ярдәмгә дәүләт программалары уңышлы эшләп килә. Иң беренчеләрдән булып халыкта зур өметләр уяткан “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы районда уңышлы тормышка ашырыла. 21 мартта муниципаль район хакимиятендә “2025 елга авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы” кысаларында районыбызның берничә гаиләсенә йорт сатып алу яисә төзүгә социаль түләүләр сертификатлары тапшырылды. Сертификатларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды. Сергей белән Светлана Поречныйлар өчен бу көтеп алынган көннәрнең берсе булды. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Сергей җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предпритяиесе” җәмгыятендә 2017 елдан бирле тракторчы булып эшли. Тормыш иптәше Светлана – хуҗабикә. "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасында бу гаилә 2019 елдан бирле исәптә тора. Юмаш авылында алар йорт тергезә башлаганнар. “Бу сертификат – йортны салып бетерү өчен безгә нык зур ярдәм”, – ди Сергей. Динара белән Илдар Хәлиуллиннар гаиләсенә дә бу көнне бәхет елмайды. Динара Айдын кызы "Герой" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында пешекче булып намуслы хезмәт сала. Гаилә башлыгы Илдар төньякта эшли, өч балага матур тәрбия бирәләр. Социаль түләүне алар Тайняш авылында йорт салуга тотынырга ниятли. Фидан белән Светлана Ямалетдиновларга да район башлыгы тарафыннан шушындый ук сертификат тапшырылды. Фидан Финир улы “Базы” авыл хуҗалыгы предпритиесе” җәмгыятендә 2016 елдан тракторчы булып эшли. Тормыш юлдашы Светлана да шушы ук хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт сала. Өч бала тәрбиялиләр, бүгенге көндә уллары армия сафларында хезмәт бурычын үти. Күпбалалы гаиләгә район үзәгендә йорт салуда бу зур ярдәм. Күренүенчә, бәхетне читтән эзләми, туган ягында төпләнеп, тырышып хезмәт иткән авыл уңганнарын дәүләт игътибардан читтә калдырмый – “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы ярдәмендә авыл белгечләре торак шартларын яхшырта ала.