Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
14 февраль , 09:00

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе – олы хөрмәт

Районыбыз икътисады үсешенә тырыш хезмәте, һөнәри осталыгы, алдан тоемлый белү сәләте белән өстенлекле юнәлешләрне үстерү вакытын тотып алып, нәкъ кирәк мәлендә җанландырып җибәрүгә этәргеч бирүе белән зур өлеш кертүче замандашларыбыз арасында “Русия авыл хуҗалыгы банкы” ачык акционерлар җәмгыятенең Башкортстандагы төбәк филиалының районыбыздагы өстәмә офисы идарәчесе, Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы Зинфир Сабирҗан улы Шәймөхәммәтов аерым игътибарга ия.

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе – олы хөрмәт
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе – олы хөрмәт

 Шушы юнәлештә утыз сигез елга якын фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтә ул. Искиткеч матур табигатьле Үрнәк авылында 1961 елның 14 февралендә Бөек Ватан сугышы яугире, үзен җитәкче вазыйфаларда булдыклы ир узаман итеп таныткан Сабирҗан Шәймөхәммәт улы белән уңганлыгы-булдыклылыгы белән аерылып торган Сәлиха Хәйбрахман кызының тату гаиләсендә алтынчы – төпчек бала булып дөньяга килгән ул. Борма сулы Каракөчек елгасында су коенып, балык кармаклап, кышларын боз өстендә хоккей уйнап, иркен тугайларында сайрар кошлар моңы астында кулдан килгәнчә колхозда ярдәмләшеп, мәктәптә тырышып белем үзләштереп гамьсез сабый чагының үткәне сизелми дә кала. Авыл егетләренең күпчелеге кебек техникага тартылган егет урта мәктәптән соң район үзәгендәге ДОСААФ мәктәбендә һөнәр үзләштерә һәм 1979 ел ның язында илебез алдындагы изге бурычын үтәргә юллана. Зинфир Сабирҗан улы Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә, өч ел дәвамында Тын океанга койган диңгезләрне гизә, корабта баш страшина дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Хәрби-сәяси әзерлек отличнигы, күкрәккә тагыла торган аерымлык билгеләре, күп санлы Почет һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән якташыбыз 1982 елда демобилизацияләнеп кайту белән документларын Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына тапшыра. Чыныгып, көч утыртып кайткан егет укуда да сынатмый, җәмәгать тормышында да иң активлар арасында кайный. Дипломлы яшь икътисадчы бухгалтер 1984 елның августыннан хезмәт юлын район Советы башкарма комитетында икътисадчы сыйфатында башлап җибәрә. Киң эрудицияле, кызыксынучан, ярыйсы ук белем багажына ия егетне күреп алалар һәм ул бухгалтер-ревизор вазыйфасына үрләтелә. Белемен камилләштерү максатында эшеннән аерылмыйча гына читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында югары белемгә ия була. Җәмгыятебез тормышы зур үзгәрешләр кичергән, илебез бер иҗтимагый формациядән икенчегә күчерә барган – ягъни “үзгәртеп кору еллары” дип аталган чорда перспективалы яшь белгечне 1988 елның августында районыбызда эшләп килүче Агропромбанк управляющие урынсабары итеп кабул итәләр. Биш елдан инде «Башкортстан» коммерцияле сәнәгать банкы җитәкчесе камытын кия. Шул чордан алып исемнәре төрлечә үзгәртеп торган банк филиалын менә утыз ел берөзлексез җитәкләп, районыбыз икътисадын ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүен дәвам итә, дияргә була. Дөрес, 2003-2005 елларда берара федераль казначейлык идарәлеген җитәкләвен дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгы банкы, исеменнән үк күренүенчә, икътисадның иң мөһим тармакларыннан саналган юнәлешне үстерүгә ярдәм итә. Бүгенге заманда тотрыклы эшчәнлек алып бару өчен төрле милекчелек формасындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, башка тармаклар да эффектлы, ике як өчен дә файдалы икътисади бәйләнешләрсез булдыра алмый. Җитештерү куәтләрен арттыру булсынмы, техника яңар тумы, токымлы маллар санын арттырумы, төзелеш-ремонт эшләрен башкарумы, яңа юнәлешләрдә үзеңне сынап караумы – һәммәсе дә матди чыгымнар таләп итә. Телисеңме-телә мисеңме – банкка мөрәҗәгать итми мөмкин түгел. Акчаңны клиентларга нәкъ кирәк вакытта биреп тору, аның эффектлы файдаланылуына ирешү һәм, әлбәттә, отышлы шартлар белән кире кайтарып алу да мөһим. Бүгенге банк хезмәткәреннән шушы юнәлештә төпле белемгә ия булу, алдан уйлап эш итә белү, клиентларны күбрәк җәлеп итүгә ирешүдән тыш һәрчак ачык, мөрәҗәгать итүчеләр белән ипле мөгамәләле булу да таләп ителә. Ә инде тоташ коллектив уңышлы эшчәнлек алып баруга ирешү өчен нәкъ менә Зинфир Сабирҗан улы кебек киң эрудицияле, компетенцияле, ихлас җитәкчеләр булу шарт. Бүген язмабыз герое иң абруйлы, олы хөрмәткә ия җитәкчеләрнең берсе булып кала. Коллективта да, клиентлар даирәсендә дә аны бердәй ихтирам итәләр, җитәкчелек тарафыннан да бары данлау олылау сүзләре генә ишетә ул. Тырыш хезмәт еллары эчендә ул республика һәм илебез ведомстволарының, үзе хезмәт иткән тармакның югары җитәкчелегенең дистәләгән Почет һәм Мактау грамоталары, мактаулы исемнәре белән билгеләнгән, “Башкортстан Республикасының атказанган икъ тисадчысы” дигән мәртәбәле дәрәҗәле исеме дә үзен таный-күрә белүләрен дәлилли. Аның һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашып танылу яулавы да очраклы түгел, чөнки бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсенә ия белгеч һәм җитәкченең осталык серләрен таратырлык һәм бу җәһәттән күбрәк коллегаларына файда китерерлек багажы зур. Тормыш юлында күркәм итеп кора белде ул. Җәмәгате – Чакмагыш кызы Резеда Миңнеәхмәт кызы белән тату гаилә коруларына быел 40 ел тула. Резеда ханым капиталь төзелеш бүлегендә проект-смета әзерләү төркемендә фидакарьлек күрсәтеп эшләде, әле хаклы ялда инде. Мәхәббәт җимешләре – сөекле кызлары Эльвина белән Лилияне дә үрнәкле тәрбия биреп үстерделәр. Мәктәп елларында ук уку алдынгылары, актив җәмәгатьчеләр булып, алары бер-бер артлы Уфа авиация-техник университетында югары белемгә ия булдылар. Өлкән кызлары әтисенең һөнәрен үз итсә, кечесе мәгълүмат технологияләре белән эшләүче белгеч димломына ия. Тиң ярлар табып, алар хәзер үз гаиләләре белән яшиләр, әти-әниләреннән бөтен күркәм сыйфатларны үзләренә кичерү белән мәшгульләр. Үтелгән тормыш юлларына байкау ясап, Зинфир Сабирҗан улы бүген һич икеләнми аны җәмгыятькә, әйләнә-тирә дәгеләргә файда китереп үт кәрүен белдерә ала. Ә кеше өчен шуннан да кадерлесе юкта. Алда да бары уңышлар, олы казанышлар белән бизәлгән юллар көтсен, дибез.

Автор: Фанис Амирханов
Читайте нас