Гадәттә чираттагы түгәрәк санлы гомер үрен билгеләп үткәндә һәр кеше яшәлгән елларына байкау ясап, һәммәсен дә яңадан күздән кичерә: дөрес тормыш ителгәнме, куелган максатларга ирешелгәнме, нәрсәләр эшләнелеп бетмәгән әле… Барысын да барлап чыканнан соң алда яшәләсе елларга ниятләр билгеләнә: нәрсәләргә ирешелеп бетмәгән, кайсы юнәлеш тә тырышлыкны арттыра төшәргә… Гомумән, һәрнәрсәне җентекләп тикшереп, карап-барлап чыканнан соң барыбер узган гомер елларының эзле булуына инанасың, ә ирешелгән күп җиңүләрең белән горурланырга да хакың бар. Район үзәгендә игелекле гомер кичерүче, төрле җитәкче вазыйфалар биләп, туган төбәгебез тарихында күркәм эшләре белән уелып калган хезмәт ветераны, районыбызның почетлы гражданы Малик Фазылҗан улы Якуповның да үтелгән гомер еллары өчен йөзе кызарырлык түгел. Булдыклылыгы, ихласлыгы, тирән белемлелеге, кешелеклелеге белән ул чордашлары күңелендә яхшы дус, теләктәш һәм иптәш булып калды. Әле сигезенче дистәсен тутырып килгән көннәрендә дә, ул фидакарьлекләре белән район елъязмасына тирән уелган райондашларыбыз турында якты истәлекләр туплап, гәзитебез битләре аша аларны данлый һәм моны намус эше итеп кабул итә. Гади колхозчы, Бөек Ватан сугышы инвалиды Фазылҗан Якуп улы белән аның җәмәгате Камилә Мөхәммәдъяр кызының тату гаиләсендә Калмаш елгасы буена сыенып утырган Ташкалмаш авылында 1946 елның 14 мартында алтынчы – төпчек бала булып дөньяга килгән Малик. Әти-әнисенең бөтен күркәм кешелек сыйфатлары, өч абыйсы һәм ике апасы кебек үк, төпчек балага да юмарт күчкән: ул алар өлгесендә эшсөяр, җор сүзле, кешеләрнең игътибарын туплап, үзенә җәлеп итү генә түгел, күркәм эшләрдә алдан йөреп, үз артыннан ияртә алу сәләтенә дә ия. Бик күп чордашларыннан аермалы, ул әти-әниле тулы гаиләдә үссә дә, кечкенәдән авыл кешеләренең авыр хезмәтен үз җилкәсендә тәмли, йорт хуҗалыгында гына түгел, ә күмәк хуҗалыктагы мәшәкатьләрдә дә кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, эшкә өйрәнеп, чыныгып үсә. Мәктәптә дә тырышып белем ала, сыйныфтан тыш чараларда актив катнаша, җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Матур һәм хаталарсыз уку-язу өстенә ул оста рәссам, сынчы да булып таныла. Үзләрендә башлангыч, Яңа Калмашта җидееллык мәктәпне яхшы өлгереш, өлгеле тәртип белән тәмамлап, үсмер егет авыл җирлеге өчен кирәкле һөнәр үзләштерү нияте белән Аксен авыл хуҗалыгы техникумына уңышлы имтихан тота һәм зоотехник белгечле генә укый. Кечкенәдән маллар арасында үскән авыл баласын аларның сәламәтлеге, көрлеге, репродуктив сәләте, продукция бирүчәнлеге мәсьәләләре битараф калдырмый һәм ул укуда да яхшы өлгереше, активлыгы белән аерылып тора. Дипломлы яшь белгеч хезмәт юлын туган районы үзәгендә – авыл хуҗалыгы идарәлегендә зоотехник вазыйфасында башлап җибәрә. Ул елларда районыбыз Кушнаренкодан аерылып, яңадан үзаллы үсешә башлаган чор була һәм хуҗалыкларда асралган терлек-туар, кош-корт өчен җаваплылык та арта тора. Авыл хуҗалыгы ида рәсе белгечләренә урыннарга чыгып, эшләр барышын күзәт челектә тоту гына түгел, төрле юнәлешләрдә практик ярдәм күрсәтү бурычы да йөкләтелә. Боларның һәммәсендә дә яшь зоотехник Малик Якупов үзен ярыйсы ук белемле һәм талантлы оештыручы, ярдәмче итеп күрсәтә. 1965 елның ноябрендә ил алдындагы изге бурычын үтәргә чираты җитә. Куәтле дәүләтебезнең көнбатыш чигендә, хәзерге Украинаның Львов өл кәсендә хәрби һава һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә ул намуслы, булдыклы егетләрнең берсе була. Гаскәри частьнең хәрби битләрен, стена гәзитләрен аның дусларча шаржлары, плакат перосы белән язган лозунглары бизи, шул мәлдә үк оста оештыручы сәләте артабан да үстерелә тора. 1968 елның ямьле май аенда демобилизацияләнеп, туган ягы на әйләнеп кайткан егет кабат авыл хуҗалыгы идарәлегендә үзенең вазыйфасында эшләвен дәвам итә. Булдыклы, эшсөяр, үзе артыннан күпләрне ияртү сәләтенә ия Малик Якуповны 1969 елның октябрендә район комсомол яшьләре комитетының икенче секретаре итеп сайлап куялар. Әлбәттә, үзен партия әгъзасы итептә кабул итәләр, чөнки яшь, талантлы, белемле җитәкчеләрне үстерү, төрле яклап ярдәм итү ул чактагы программа документларының үзәгендә булганлыгын инкарь итеп булмый. Киләсе 1970 ел азагын да мәкаләбез герое партиянең Чакмагыш район комитетының оештыру бүлеге инстукторы вазыйфасына үрләтелә. Чыныгу еллары булган ул чорларда да Малик Якупов үзен принципиаль, булдыклы, эшчән белгеч итеп таныта, ихтирам яулый. Шуңа да 1972 елда “Авангард” колхозында партия комитеты секретаре итеп тәгаенләүләре табигый: сынатмаячагын белеп күреп торалар. Булырдай бер омтылыштан ук беленә, дигән үтә төгәл халык әйтеме бар. Сәләтле яшь белгечнең бөтен күркәм сыйфатларын барлап, эшен күзәтеп, аны 1974 елда район Советы башкарма комитеты секретаре итеп кайтаралар. Әлеге хезмәтнең үз тәртибе һәм бурычлары бар: ел дәвамында һәр ике ай узган саен район Советы сессияләрен, алар арасында икешәр мәртәбә башкарма комитет утырышларын әзерләргә, һәр юнәлештә район сулышын энәсеннән-җебенәчә диярлек белеп торырга тиешсең. Хезмәт күтәренкелеге өстенлек алган, төрле тармакларда рекордлар куелган, районыбыз игенчелек белән терлекчелектә генә түгел, башка күп юнәлешләрдә дә республикада өлге итеп күрсәтелгән ул елларда ирешелгән уңышларда Малик Фазылҗан улының да керткән өлеше бәхәссез. Үзгәртеп кору җилләре башланган 1986 елдан район агро-сәнәгать берләшмәсе дип үзгәртелгән авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы урынбасары вазыйфасын да Малик Якупов тел-теш тидермәслек итеп төгәл башкара. Шуңа күрә киләсе 1987 елдан партиянең район комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп үрләтелүе табигый да. Илебез корылышы үзгәргән 1991 елда ул яңадан авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы урынбасары вазыйфасын били. Ул чактагы җитәкче Тимерҗан Сәхәбетдин улы Җәләев аны үзенең уң кулы дип бәһалавы күп нәрсәләр турында сөйли: андый билгеләмәне бары хезмәтен бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән осталарга гына бирәләр бит. Яңа гасыр башына якынлаш канда – 1998 елда Малик Фазылҗан улы Якуповны Пенсия фондының районыбыздагы идарәлеге начальнигы итеп тәгаенлиләр. Гомерен фидакарь хезмәттә үткәргән лаеклы ялдагы райондашларыбыз мәнфәгатьләрен яклау хакына чыгарылган карарларда турыдан туры аның өлеше дә бар. Дөрес, республиканың законнар чыгару органнарында эшләмә сә дә, узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында республика Югары Советында авыл хуҗалыгына кагылышлы карарлар проектларын әзерләү барышында ул чактагы район комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдиренә кадәр үрләтелгән Малик Фазылҗан улының эшлекле тәкъдимнәре белән дә еш исәпләшкән, кабул иткән булалар әле. Ә чит ил фирмалары белән эшлекле бәйләнешләр булдырып, шикәр чөгендере игүне кул көченнән арындыруга өлеш кертүен бүген дә зур казаныш итеп саный күпләр. 2003 елда район үзәгендәге сөт заводындагы хәлләрне җайга салу да аның иңнәренә йөкләтелә. Әлеге предприятие директоры буларак, ул аның икътисадын тиешле биеклеккә күтәрүгә ирешә һәм 2005 елның февраленнән кабат авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы урынбасары камытын кия. Яше тулып хаклы ялга чыгуына күптә үтми аны районыбыздагы «Бердәм Русия» партиясенең башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына чакырып алалар. 2011 елда сәламәтлеге торышы аркасында бу эшне яшь коллегасына тапшыру турында гаризасын канәгатьләндергән дә олы хезмәте өчен чиксез рәхмәтләр белән озаталар үзен. Фидакарьлекләре күп бүләкләр белән бәһалы аның. Күкрәгендә горур рәвештә В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан бирелгән медальне, өч “Социалистик ярышта җиңү- че”, “Русиянең Пенсия фонды на 10 ел”, “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгеләрен йөртүе өстенә кадерле ядкарь буларак Башкортстан Республикасының Почет грамотасы, Дәүләт Җыелышы – Корылтайның һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының икешәр, КПССның өлкә, район комитетларының, муниципаль район хакимиятенең, Русия Пенсия фонды идарәлегенең Башкортстандагы бүлекчәсенең, БР Профсоюзлар федерациясе советы президиумының Почет һәм Мактау грамоталары, бихисап ведомстволарның Рәхмәт хатлары да балалар-оныкларына горурлык хисләре өстәп тора. Ә иң зур бүләк – әлбәттә, райондашларының ихтирамы, үзен һәр урында хөрмәтләп торулары. Гаилә тормышы белән дә бәхетле ул. Сөеклесе Флүзә Фәтхулла кызы белән илле алты елдан артык тату-тигез гомер кичерә алар. Тугрылыклы гомер юлдашы, газиз балалаларының әнисе, йөгерек оныкларының карт- әнисе район Пионерлар йортында, Үрнәк, район үзәгенең кичке яшьләр һәм беренче урта мәктәпләрендә укытып хаклы ялга чыккан хәләле белән икесе дә олы ихтирамлы алар. Уллары Вадим киленнәре Гүзәл белән районда эшкуарлык хәрәкәте башында ук тотынган шөгыльләрен уңышлы дәвам итәләр, кызлары Ирина белән кияүләре Илдар да абруйлы һөнәр ияләре булып танылды. Оныклары да йөзаклыклары – һәркайсы укуда да сынатмады, актив җәмәгатьче дә булдылар, бүген исә үзаллы тормыш сукмагында ныклы адымнары белән сөендерәләр. Мәкаләбезнең башында Малик Фазылҗан улының күркәм сыйфатлары исәбендә аның гомере дәвамы буена кешеләр турында хәстәрлек күрүе турында телгә алган идек инде. Әле дә редакциягә еш килеп, гомерләрен районыбыз үсе ше өчен тырыш хезмәткә багышлаган, күпләре инде мәңгелеккә күчкән чордашлары турында истәлекләр белән уртаклаша, гәзит битләренә язмалар әзерләүдә катнаша. Бүген дә арабызда булганнары аның яшьлегендә оста рәссам гына түгел, ә шактый ук талантлы скульптор-сынчы булуын да сокланып искә алалар. Әйтик, күп еллар дәвамында район үзә гендә боз мәйданчыкларын әзерләүдә Малик Якупов турыдан-туры катнашып, Кыш бабай, Карсылу, башка әкият геройлары сыннарын ясаган, боздан таучыклар, лабиринтлар, койма әзерләүдә дә осталыгын дәлилләп торган. Плакат перосы белән язган лозунглары, стена гәзитләрендә дусларча шаржлары, каллиграфик шрифт белән язмалары турында да мактап телгә алулары аның күпкырлы талантлы кеше булуын дәлилли. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк – соңыннан мәгънәсез үткән гомерең өчен үкенерлек булмасын”, – бу сүзләр “Корыч ничек чыныкты” романының мәшһүр авторы Николай Островскийдан нәкъ менә Малик Фазылҗан улы Якупов кебек якташларыбызга тормыш девизы итеп алынган кыйммәтләр дә булып тора. Яшәү мәгънәсе әнә шундый булырга тиеш тә.