ИГЕНЧЕ
+14 °С
Облачно
Җәмгыять тормышы
15 Сентября , 10:12

Сайлауларга санаулы көннәр калып бара

Русия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар 2026 елның 18-20 сентябрендә узачак. Бу хактагы Указга Русия Президенты Владимир Путин 16 июньдә кул куйды. Бер үк вакытта безнең республикада Дәүләт Җыелышы – Корылтайга өстәмә сайлаулар, Уфа шәһәр Советы депутатларын сайлаулар, шулай ук кайсыбер районнар һәм авыл җирлекләре депутатларын төп һәм өстәмә сайлаулар узачак.

Сайлауларга санаулы көннәр калып бараСайлауларга санаулы көннәр калып бара
Сайлауларга санаулы көннәр калып бара

 

18, 19, 20 сентябрьдә Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылышына депутатлар сайлаулары үтәчәк.

Бу мөһим чарага һәркем җаваплы карарга тиеш. Чөнки без киләчәк белән идарә итә торган вәкилләрне сайлап куюга үз өлешебезне кертәчәкбез.
Шушы мөһим чарага әзерлек муниципаль район хакимиятендә югары дәрәҗәдә бара.

Шушы уңайдан муниципаль район хакимиятендә сайлауларны оештырып үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район Советы, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, территориаль сайлау комиссиясе җитәкчеләре, районыбызның оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Чара барышында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева киңәшмәдә катнашучыларга сайлау кампаниясенә әзерлек барышы турында сөйләде, рәсми теркәлгән сәяси партияләр һәм кандидатлар исемлеге белән таныштырып үтте.

Шулай ук аның чыгышында Бердәм сайлаулар көненә әзерлек чикләрендә участок комиссияләренең төп бурычлары билгеләнде. Киңәшмә барышында Бердәм тавыш бирү көннәрендә сайлау участокларында террорчылык һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Нияз Ринат улы Казаев тавыш бирү көннәрендә җәмгыять хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары турында сөйләде.

Муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов бердәм тавыш бирү көннәрендә участок сайлау комиссияләренең җаваплы хезмәткәрләре башкарырга тиешле оештыру эшләре хакында мәгълүматлар җиткерде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы алда торган сайлауларның мөһимлеген билгеләп, аңа зур җаваплылык белән карарга чакырды.

Хөрмәтле чакмагышлылар! 18, 19, 20 сентябрь көннәрендә сайлау участоклары иртәнге сәгать 8 дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшлиячәк. Сайлауларга гаиләгез белән килегез!Илебез киләчәгенә битараф булмагыз!

Сайлауларга санаулы көннәр калып бара
Сайлауларга санаулы көннәр калып бара
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас