Барлык яңалыклар
10
80 лет Победы
1 гыйнвар , 09:10

Яугирләргә ярдәм итү өчен

Районыбызда 2022 елның сентябреннән Миңлегали Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабы эшли.

Районыбызда 2022 елның сентябреннән Миңлегали Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабы эшли. Ике елдан артык вакыт дә вамында ул махсус хәрби операция бурычларын үтәп, иле без бәйсезлеген яклаган якташ яугирләргә гуманитар ярдәм җыеп, алар хезмәт иткән зоналарга озату буенча бик зур эш башкарды. Инициативалы, булдыклы райондашларыбыз тәкъдиме белән хәзер инде авылларда да бу штабның филиаллары ачыла башлады. Аның тәүгесе моннан өч атна элек Иске Калмаш авылында оештырылса, күптән түгел штабның янә бер филиалы Яңа Балтач авылы мәдәният йортында ачылды. Әйткәндәй, биредә моңа кадәр дә шушы төбәк халкының көче белән яугирләргә ярдәм итү өчен байтак эшләр башкарылды: маскировкалау челтәрләре үрелде, окоп шәмнәре ясалды, Яңа Балтач һәм биләмәгә караган тирә-як авыллар халкы районнан җыеп озатылган барлык 28 гуманитар конвойга да яугирләр өчен кирәкле бар- лык әйберләрне, шулай ук күч тәнәчләр җыюда актив катна шып, акчалата да, әйберләтә дә ярдәм итте. Биредә шулай ук яудагы егетләрнең якыннарына, гаиләләренә ярдәм итүгә дә тиешле игътибар бүленә. Яңа Балтач авыл биләмәсеннән ал ты яугир мобилизация буенча, 14-е Оборона министрлыгы белән килешү төзешеп, махсус операция бурычларын лаеклы үтиләр, якташлары алар белән хаклы рәвештә горурлана һәм теләктәшлек белдерә. Штаб филиалын ачу тантанасында катнашкан муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, муниципаль район хакимияте башлыгының махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров, райондагы М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы җитәкчесе Лиана Рифир кызы Хәбибуллина, «Ватанны сакчылары» дәүләт фонды кординаторы Резеда Зәкәрия кызы Ильясова, Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова, Донбасс доброволецлары Союзының төбәкара иҗтимагый оешмасы вәкиле Денис Венер улы Шәрифуллин, Ленин исемендәге хуҗалык идарәсе рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев, махсус хәрби операция яугирләренең гаилә әгъзалары, олы һәм мәктәп яшен дәге волонтерлар катнашты. Алар һәркайсы үз чыгышында неонацистларга каршы көрәш кән яугирләр өчен якташлар  Яңа Балтач авылында Миңлегали Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабы филиалы ачылды ның аларны хуплап, теләктәшлек күрсәтеп һәм һәр яклап ярдәм күрсәтүгә омтылулары биктә мөһим булуын билгеләде һәм яңа ачылган штаб филиалы шушы төбәк авылларында яшәүчеләрне бу изге максатны үтәүдә тагын да активлаштырып, бердәмләштерер, дигән теләк-ышаныч белдерде. Алай гына да түгел, бу штаб филиалына яугирләр өчен җыелган ярдәмне Яңа Балтач авыл биләмәсе генә түгел, якындагы Рәҗәп, Тайняш авыл биләмәләрендә яшәүче якташлар да китереп тапшырачак, дип планлаштырыла. Үз ләре дә яудагы егетләр өчен ярдәм җыюда актив катнашкан шушы як хәрбиләренең якыннары – оныгы дошманга каршы көрәшүче Рина апа Әхмәтшина, солдат әнисе Роза Гарифуллина да якташларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп, артабан да шулай бергә булырга чакырды. Муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов яугирләргә гуманитар ярдәм җыюда аеруча актив катнашкан балтачлыларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның һәм авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Чара барышында Яңа Балтач мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында патриотик җырлар яңгырады, тантананы аның җитәкчесе Тәгъзимә Мөхәммәтдинова алып барды. Чараның рәсми өлеше тә мамлангач, биредә спорт ярышлары үтте. Өлкән яшьтәге волонтерлар шахмат ярышларында катнашты, мәктәп уку чылары махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрне хуплау максаты белән үткәрел гән армрестлинг буенча тур нирда көч сынашты.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: