Барлык яңалыклар
10
80 лет Победы
17 гыйнвар , 09:20

2025 ел – Ватанны саклаучылар елы

Президент Владимир Путин 2025 елда Русиядә Ватанны саклаучылар елын үткәрү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

2025 ел – Ватанны саклаучылар елы
2025 ел – Ватанны саклаучылар елы


"Тарихи хәтерне саклау максатыннан, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, ветераннарга рәхмәт йөзеннән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын танып, 2025 елда Руссия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елын үткәрергә карар итәм", – диелә анда.
Ватанны саклаучылар елын уздыру буенча оештыру комитеты рәисе итеп Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда 2025 ел махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм елы дип игълан ителде.

Чыганак: Башинформ

фото: башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: