+1 °С
Болытлы
81 ел элек, 1944нче елның 27 нче гыйнварында, Ленинград блокадасы тулысынча бетерелә. Бөек Ватан сугышы һәм дөнья тарихындагы иң фаҗигале битләрнең берсе булган Ленинград блокадасын өзүгә 81 ел тулуга багышланган чара шушы көннәрдә Юмаш күпфункцияле авыл клубында узды.
Бу датага багышланган чараны оештыру һәм уздыру балалар һәм хәзерге яшьләрне тәрбияләүдә зур роль уйный, аларга үз тормышлары турында уйланырга, өйрәнергә, аңларга һәм буыннар тәҗрибәсен анализларга мөмкинлек бирә.
Чара кысаларында «Ленинградның блокадалы икмәге» дигән акция дә үткәрелде.
Яңа буын, һичшиксез, безнең ил тормышындагы мөһим җиңү өчен зур бәя түләгән ата-бабаларының батырлыклары турында онытмаска тиеш.