Агымдагы 2025 ел илебездә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Район җирлегендә туып үскән якташларыбыз тарихның һәр чорында туган илебезне саклауга лаеклы өлеш кертеп, туган җиребезне һәм исемнәрен данлады.
Үткән атнада Иске Бәшир авылында туып үскән Бөек Ватан сугышы яугире, Советлар Союзы Герое, ике тапкыр “Батырлык өчен” медальләре, Ленин ордены белән бүләкләнгән Габдрахман Хәким улы Латыйповның үлемсез батырлыгына 80 ел тулу көне билгеләнде. Бу уңайдан мәдәният учреждениеләрендә, мәктәпләрдә күп санлы чаралар оештырылды.
Шундый истәлекле мәдәни чараларның берсе каһарман якташыбызның туган ягында да үтте. Ул мәктәптә укып белем алган Иске Ихсан авылында Габрахман Хәким улын багышланган хәтер кичәсе оештырылды. Аны район мәдәният йортының “Чаткылар” агиткультбригадасы сәхнә осталары әзерләп, авыл халкы игътибарына тәкъдим итте. Дулкынландыргыч тамаша барышында Герой якташыбызның тормышы һәм данлы хәрби юлы күңелләргә кереп калырлык итеп тасвирланды.
Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең 30 гыйнварда дөнья күргән 5нче санында укырга була.