+15 °С
Болытлы
Җиңү бәйрәме уңаеннан, һәр елдагыча район үзәгендә ретро-машиналар парады да булды. Район оешмалары бәйрәмгә ныклап һәм җентекләп әзерләнгәннәр. Бәйрәмчә бизәлгән машиналар Җиңү шатлыгын да, сугыш еллары төсмерләрен дә чагылдыралар иде. Алар арасында элеккеге елларның “Победа”, “Газ”, “Волга” кебек машиналары да бар иде. Соңыннан гаилә белән ял итү паркы янәшәсендә тезелгән ретро машиналар яныннан халык өзелмәде. Кызыксынып, машиналарның үзләрен тамаша кылучылар, алар янында фотога төшүчеләр дә күп булды. Иң нәни чакмагышлыларны аеруча сугыш еллары тематикасында бизәлгән ретро-автомобильләр куандырды. Бу хакта тулырак: алдагы санда.