+16 °С
Болытлы
Бәйрәм уңаеннан балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбе, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, үзәк район һәм балалар модельле китапханәләре тематик мәйданчыклар, район мәктәпләре тематик күргәзмәләр оештырган иде. Бәйрәмгә килүчеләр шулай ук балалар иҗат үзәге һәм сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән фотозоналарда фотосурәтләр ясап, тантаналы бәйрәм мизгелләрен истәлеккә калдыра алды. Традиция буенча, райондашлар кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасын авыз итә алды. Бәйрәм тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгелләре белән истә калырлык үтте. Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең алдагы саннарында укырга мөмкин булачак.