ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гәзиткә языл да, бүләк от!

Һәр елдагыча, агымдагы елның икенче яртысына матбугат басмаларына язылу кампаниясе башлану белән гәзит укучылар вакытны озын-озакка сузмыйча, яраткан гәзитләренә язылып, квитанциянең күчермәсен редакциягә китерә дә башлады.

Гәзиткә языл да, бүләк от!
Гәзиткә языл да, бүләк от!

Күркәм йолага тугры калып, 2023 елның икенче яртыеллыгына “Игенче” гәзитенә язылып, квитанцияларын редакциябызга җибәрүчеләр арасында Чакмагыш мәгълумат үзәгендә бүләкләр уйнатылды. Алар яраткан гәзитләренә язылып кына калмады, ә бүләкләр алып та сөенде. “Игенче” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында узган атнада дүрт кеше бүләк отты. Бу юлы уңыш район үзәгендә яшәүче Азатлык урамының 1нче йортының, 21нче фатиры хуҗабикәсе Л.Латыйпова, Көнчыгыш урамындагы 23нче йортның хуҗасы К.Арысланов, Юбилейная урамындагы 21нче йортта яшәүче Ф.Камалова, Гагарин урамындагы 2нче йортның, 8нче фатир адресы буенча гомер кичерүче Р.Гыйләҗевага елмайды. Аларның барысы да салат савытлары җыелмасына ия булды. “Игенче” гәзите белән бергә калучы дусларыбызга рәхмәт белдерәбез, бүләк алып куанганнарны котлыйбыз! Калганнарны да активрак булырга һәм бәхетегезне сынап карарга чакырабыз. Әбүнәчеләребезнең үз бүләкләрен эш көннәрендә 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр редакциядән килеп алуларын көтәбез. Үзегез белән паспорт һәм ИНН таныклыгыгызны да алып килергә онтмавыгызны сорыйбыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: